Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 март 2020, 16:28

Бала хәерчелекне арттырамы?

Халыкта шундый сүз йөри: “Бала үрчетеп, хәерче арттырасым юк әле”. Бу хакта “Коръән” нәрсә ди?

Мөселманнарның изге китабында бала төшерүнең зур гөнаһ булуы турында искәртелә. Ризыкны кеше үзе табам дип уйласа да, аның Аллаһтан икәнлеге әйтелә. Чынлап та, бала бәхетенә күрә ризыкның, бәрәкәтнең артуы шиксез.
Бәни Исраил (Ягъкуб балалары) сүрәсе, 31нче аять: "Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да үзегезне дә Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре гафу ителми торган хатадыр, зур гөнаһтыр".
Әнгам (терлек) сүрәсе, 151нче аять: "Әйт: "Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз..."
Шулай ук авырлы хатыннарның халәте бик төгәл тасвирлана. Көмәнле булуның, баланы табуның, имезүнең авыр икәнлеге әйтелә, ата-анага хөрмәт кирәклеге кисәтелә.
Локман сүрәсе, 14нче аять: "Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз".
(Коръән аятьләре Ногмани тәфсиреннән алынды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: