Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 март 2020, 13:05

Мигъраҗ кичәсе

Мөселманнар бу төнне йокламыйча, Корьән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) Мигъраҗ белән бүләкләсә, мөселман өммәтен намаз белән бүләкләгән.

Мигъраҗ – югарыга күтәрелү, күккә ашу дигән сүз. Риваятьләрдә шулай сөйләнә: Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Аның белән "Бурак" дип аталган, яшен тизлегендә йөрүче канатлы ат та була. Буракка атланып, Мөхәммәд галәйһиссәләм күз ачып йомган арада Гарәб ярымутравыннан Иерусалим шәһәренә Әл-Әкъса мәчетенә килеп җитә. Монда ул үзеннән элек Җиргә җибәрелгән пәйгамбәрләр белән күрешә, аларга имам булып, намаз укый. Аннан ул Буракны җирдә калдырып, Җәбраил фәрештә белән җиде кат Күккә аша. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү вакытында Күктәге Кәгъбәне, Җәһәннәм белән Җәннәтне күрә, соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Бу очрашу вакытында Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз кыла, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) соравы буенча, аны илле вакыттан биш вакытка калдыра. Намаздагы "Әттәхият" догасы – Аллаһ Тәгалә белән пәйгамбәрнең сөйләшүе ул. Кайтып җиткәндә яткан урыны да суынырга өлгермәгән була.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы 621 елда булган диелә. Мөселманнар бу төнне йокламыйча, Корьән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) Мигъраҗ белән бүләкләсә, мөселман өммәтен намаз белән бүләкләгән. Хәдистә: “Намаз – мөселманның мигъраҗы” диелә. Намаз укучы тәүлегенә биш мәртәбә Аллаһ Тәгалә белән сөйләшә, Аңардан ярдәм сорый.
Читайте нас: