Барлык яңалыклар
Иман нуры
13 март 2020, 12:30

Авыру да рәхмәт

Без авырмай, сырхамый гына яшәргә теләсәк тә, чирләрнең уңай яклары да күп. Аллаһ Тәгалә, кешегә чир җибәреп, аның гөнаһларын җуя, дәрәҗәсен күтәрә. Дәва эзләү, табибларга мөрәҗәгать итүдән тыш, Аллаһ Тәгаләгә дога белән ялварырга кирәк. Менә берничә дога.

Аллаһ рәсүле (с.г.в.) бер бәдәвидән: «Сине бизгәк тотканы бармы?» ‒ дип сораган. Тегесе: «Анысы нәрсә була тагы?» ‒ дип аптыраган. «Башың авыртканы бармы?» дигән сорауга да ул: «Юк!» ‒ дип җавап биргән. Бәдәви чыгып киткәч, Аллаһ рәсүле (с.г.в.): «Тәмуг әһелләренең берсен күрергә теләгәннәр шушы кешегә карасын», ‒ дигән.Без авырмай, сырхамый гына яшәргә теләсәк тә, чирләрнең дә уңай яклары күп. Аллаһ Тәгалә, кешегә чир җибәреп, аның гөнаһларын җуя, дәрәҗәсен күтәрә. Кайсыберәүләр чиргә сабышканнан соң гына тәүбәгә килә, бу дөньяның асылы турында уйлана башлый. Ягъни чирнең тагы да бер максаты ‒ кешене искәртү, туры юлга юнәлтү, йөрәген ачу.Шул ук вакытта авыруларга дәва эзләргә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моңардан тыш, Аллаһ Тәгаләгә дога белән ялваралар. Дога укыганда тәһарәтле хәлдә булу хуплана.Менә берничә дога. «Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру». (Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын).«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим». (Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) («Тәүбә» сүрәсе, аять 14-15.)«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин». (Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) («Шүгара» сүрәсе, аять 80.)«Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин». (Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир ки, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен.)«Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә». (Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.)«Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!» (Йә Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!)
(Интернет чыганаклардан.)
Читайте нас: