Барлык яңалыклар
Иман нуры
6 март 2020, 11:40

Йөрәккә һәм тәнгә көч

Зикер ‒ Аллаһны истә тоту, Аның гүзәл исемнәрен кабатлау, Аның хакында уйлану ул. Зикер итү йөрәккә һәм тәнгә көч бирә, йөрәкне һәм йөзне нурландыра, йөрәкне тынычсызлык һәм боегудан арындыра, шайтанны көчсезләндерә. Зикер күз тиюдән, сихердән, чир-зәхмәттән саклый. Иртән (таң атканнан төшкә кадәр укыла торган) берничә зикер.

Аллаһны зикер итүнең әһәмияте хакында Коръәндә һәм Сөннәттә күп телгә алына: «Мине (зикер итеп) искә алыгыз, һәм Мин дә сезне истә тотармын. Миңа шөкер итегез һәм Миңа көферлек кылмагыз» («Сыер» сүрәсе, 2:152); «И сез, иман китергәннәр! Аллаһны күп зикер итегез» («Берләшкән гаскәрләр» сүрәсе, 33:41.); «Аллаһны күп зикер итүче ирләргә һәм хатыннарга Аллаһ тарафыннан мәгъфирәт һәм олы әҗер (Җәннәт) әзерләнгән» («Берләшкән гаскәрләр» сүрәсе, 33:35).
Иртән (таң атканнан төшкә кадәр укыла торган) берничә зикер.
1. Өчәр тапкыр «Әл-Ихлас» («Ихласлык»), «Әл-Фәләк» («Таң») һәм «Ән-Нәс» («Кешеләр») сүрәләрен уку.
2. Хәсбийәллааһу ләә иләәһә илләә Һү́үә галә́йһи тәүәккә́лтү үә Һү́үә Ра́ббүл-Гаршил-Газыйм (бу сүзләрне 7 тапкыр кабатлау тиешле).
Мәгънәсе: Миңа Аллаһ җитә! Аңардан башка илаһ юк. Мин Аңа тәвәккәлләдем (яки тәвәккәллим), һәм Ул – Бөек Гарешнең Раббысы.
3. Ләә иләәһә илләллаһ, үәхдәһүү ләә шәриикә Ләһ, Лә́һүл-мү́лкү үә Лә́һүл-хә́мдү үә Һү́үә галәә кү́лли шә́йьин кадиир.
Мәгънәсе: «Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Ул берәү, Аның тиңдәше юк; хакимлек – Аныкы, барлык хәмед-мактаулар Аңа, һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле!»
Пәйгамбәр (с.г.в.) шулай дигән: «Кем иртән «Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Ул берәү, Аның тиңдәше юк; хакимлек – Аныкы, барлык хәмед-мактаулар Аңа, һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле!» дип әйтә, шуңа Исмәгыйльнең нәселеннән булган колны азат иткәнгә тиешле булган әҗергә бәрабәр әҗер язылачак һәм аңа тагы да ун әҗер язылачак, аның ун язык эше җуелачак, ул ун дәрәҗәгә югары күтәреләчәк, һәм бу көнне ул кичкә кадәр шайтаннан имин булачак».
4. Сүбхәәнәллааһи вә бихә́мдиһ (бу сүзләрне көненә 100 тапкыр кабатлау тиешле).
Мәгънәсе: Аллаһ (һәр кимчелектән) пакь һәм барлык хәмед-мактаулар Аңа.
5. Аллааһүммә, би́кә асбә́хнәә, үә би́кә әмсә́йнәә, үә би́кә нәхйәә, үә би́кә нәмүүтү үә илә́йкән-нүшүүр.
Мәгънәсе: Аллаһым! Синең ярдәмең белән иртәнгә кадәр яшәдек һәм кичкә кадәр яшәдек, Синең ярдәмең белән яшибез һәм үләбез, һәм кайтуыбыз ‒ Сиңа.
Читайте нас: