Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 февраль 2020, 13:41

Рәҗәб ае – изге ай

"Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган”...Бүген – изге Рәҗәб аеның беренче җомгасы.

Кичә Рәгаиб кичәсе иде. Бу көн – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминә никахлашкан көн буларак билгеле.
Ай календаре буенча Рәҗәб – елның 7 нче ае һәм 4 изге айның берсе.
Коръәннең "Тәүбә" сүрәсендә әйтелүенчә, Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары – сугыш хәрам булган айлар. Бу айларда золым кылу – башка айларга караганда ныграк гөнаһ.
Рәҗәб сүзе “тәрҗиб” сүзеннән алынган һәм “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата.
Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә.
Бер хәдистә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”, – диелә.
Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне шатландыру, калган намазларны каза кылу, Коръәнне ешрак уку – күркәм гадәт.
Рәҗәб һәм Шәгъбән – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дип әйткән: "Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае”.
Берәү Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән: "Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһ ае соң ул? – дип сорагач ул: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган”.
(Интернет чыганаклар буенча.)
Фото: pixabay.com
Читайте нас: