Барлык яңалыклар
Иман нуры
21 февраль 2020, 14:15

Күз тиюдән саклан

Фотосурәт, хәтта сүз аша да күз тия ала икән.

Күз тию һәм аның зыяны чынлап та бар, һәм Ислам дине моны таный. Башкаларга күз тидерә алган кешеләр дә була. Кемнеңдер исә үз-үзенә дә күзе тиючән була. Үзе кемгәдер күз тидерүдән сакланган кеше "сөбханаллаһ, мәшәллаһ" дип әйтә. Ягъни соклануын Аллаһы Тәгаләгә юнәлтә, нинди дә булса гүзәллекнең Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген аңлый. Күз тию караш белән генә чикләнми. Ягъни, кешенең үзе булмаса да, аңа күз тиюе ихтимал. Моңа кешенең фотосурәтләре дә сәбәпче була ала. Хәтта кеше хакында башкалар сүз алып барса да, аңа күз тиюе мөмкин. "Күз тию – кешене кабергә, малны казанга кертер", дигән пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм.
Ләкин мөселман кешенең күз тиюдән, шулай ук сихердән саклану өчен “корал”ы бар. Мәсәлән, Аллаһ ихтыяры белән кешене күз тиюдән һәм һәртөрле явызлыктан саклый торган догалар ("Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләре, "Аятел-көрси") билгеле. Шуларны еш укып тору һәм Аллаһка тәвәккәлләү дә җитә, ин шәә Аллаһ. Шулай эшләгәндә башка кешеләрнең явызлыгы кагылыр дип хәвефләнмәскә дә мөмкин, ди дин галимнәре.
Фотода: Сәмәркандтагы Биби ханым мәчете (1399—1404).
Читайте нас: