Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 ноябрь 2019, 12:40

«Русия - Ислам дөньясы» форумы башланды

Уфада «Русия - Ислам дөньясы» форумы бара. Фотода: Баһрейн кунаклары Үзәк Диния нәзарәтендә кунакта.

Русия белән халыкара мөселман җәмәгатьчелеге арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышу өчен Уфа бу көннәрдә үзәк мәйданга әйләнде.
Кичә стратегик күзаллау төркеме эш утырышы уздырды. Анда Якын Көнчыгыш илләреннән һәм Персия култыгы илләреннән делегатлар тупланган. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – динара татулык. Баһрейн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары советы президенты Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Әл-Хәлифә Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Ислам форумы кысаларында күргәзмә дә оештырылган иде.
Бүген «Русия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше дәвам итә.
«Русия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышын ачып, төркемнең рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. Анда билгеләп үтелгәнчә, бу очрашу Ислам хезмәттәшлеге оешмасының илле еллыгына багышланган, бу оешма белән Русия Федерациясе күп юнәлешләр буенча актив һәм уңышлы хезмәттәшлек итә.
Шулай ук Русия Ислам икътисадый форумы да оештырыла. Аны үткәрү инициаторлары булып Ислам үсеш банкының (ICD) Ислам үсеш корпорациясе, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе һәм «Саклык банкы» ААҖе тора.
Читайте нас: