Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 ноябрь 2019, 13:05

Кемнәр ул ансарлар?

Җомга хәерле булсын! Сорау: Дога кылганда муллалар пәйгамбәрләр белән бергә ансарларны да телгә ала. Кемнәр соң алар ансарлар?

Ислам тарихыннан мәгълүм булуынча, Мәккәдән һиҗрәт кылган мөселманнар турында эчкерсез хәстәрлек күрү һәм шәхси мәнфәгатеңне корбан итәргә әзер булу ансарларга хас төп сыйфат булган. Мөһәҗир кардәшләренә шундый мөнәсәбәт күрсәткән ансарларны күпләр бай булган дип исәплидер. Чынында алар очын-очка ялгап яшәгән ярлы халык булган. Ансарлар үзләре дә Мәдинәнең җирле халкы булмый ‒ аларның ата-бабалары кайчандыр Ямән якларыннан күченеп килгән.
Ямән җире, көчле ташкын аркасында иминлекнең, мул тормышның нигезе булган зур буа кыйратылганга кадәр, гасырлар буенә үзенең искиткеч бакчалары белән дан тоткан, халкы ачлыкның ни икәнен белми яшәгән. Буа ерылганнан соң озак торгынлык башлангач, ачлык-ялангачлыктан качып, күп кабиләләр төньяктагы җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр була. Аларның бер өлеше хәзерге Сүрия белән Иордания чигендә үз дәүләтен булдыра. Кайсыберәүләре Мәккәдә һәм аның тирәсендә төпләнә. Тагы да бер өлеше азак Мәдинәгә әйләнгән Ясриб шәһәрендә төяк таба. Алары Әүс һәм Хазраҗ дигән ике ыруга бүленә. Нәкъ шушы ике ыру вәкилләре Ислам динен күтәрүгә бәһалап беткесез өлеш кертә һәм «ансарлар», ягъни «ярдәм күрсәтүчеләр», дигән исем белән тарих хәтерендә сакланып кала.
Башка гарәпләрдән аермалы рәвештә, Әүс һәм Хазраҗ ырулары күп уйлап тормастан Аллаһ рәсүленә (с. г. в.) ярдәм кулы суза. Моның берничә сәбәбе бар.
Беренчедән, алар соңгы Пәйгамбәрнең җибәреләчәге хакында хәбәрдар була. Болар аны Мәдинәдә яшәгән яһүдләрдән ишетә. Берәр низаг чыккан саен тегеләрнең: «Менә соңгы Пәйгамбәребез килсен әле, без сезне мотлак җиңәчәкбез!» ‒ дип куркытулары гадәти күренеш була. Әүс һәм Хазраж вәкилләре, Мәккәдә Аллаһ рәсүле (с. г. в.) белән очрашып-күрешкәннән соң, бер-берсенә: «Яһүдләр сөйләгән Пәйгамбәр шушы бит. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!» ‒ дип, шунда ук Ислам динен кабул итәләр.
Икенчедән, Ислам динен кабул итәрдән биш ел алда гына яһүдләр, астыртын этлек ясап, бер-берсенә туган булган Әүс һәм Хазраж ыруларын сугыштыра. Канкоеш аркасында аларның ыру һәм гаскәр башлыклары үтерелә. Ике ыру да аларны берләштерә алган башлыкка мохтаҗ була. Шундый кешене алар Аллаһ рәсүлендә (с. г. в.) күрә.
Өченчедән, ансарларның чыгышлары белән ямәнлеләр булуы да зур әһәмияткә ия. Чөнки Ямән кешеләрен бүтән гарәпләрдән йомшак күңеллелек аерып тора. Аларның башлыча сарык үрчетү белән шөгыльләнүләре дә шуны дәлилли. Сарык көтүчеләрнең үз табигатьләре белән тынычлыкка, ялгызлыкка омтылуы һәм тирән уй-фикерләргә бирелүчәнлеге билгеле. (Бөтен пәйгамбәрләрнең диярлек сарык көтүче булулары да юкка түгелдер). Ямәнлеләрнең бу үзенчәлеге хакында Пәйгамбәрнең (с. г. в.) хәдисе дә бар:
«Сезгә Ямәннән йөрәкләре башкаларныкына караганда нечкәрәк һәм йомшаграк булган кешеләр килде. Дин ‒ Ямәндә, хикмәт ‒ Ямәндә. Дөя хуҗаларына ‒ эрелек һәм масаючанлык, ә сарык хуҗаларына тынычлык һәм дәрәҗәлелек хас» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Ансарларның озакка сузмый дин кабул итүендә Аллаһ рәсүле (с. г. в.) тарафыннан аларга дәгъват кылырга җибәрелгән Мөсгап ибн Гомәер (Аллаһ аңардан риза булсын) дигән сәхабәнең дә әһәмияте зур була. Әүс ыруы башлыгы Сәгыть ибн Мөгазьнең (Аллаһ аңардан риза булсын) Ислам кабул итүенә дә нәкъ шул сәхабә сәбәпче. Сәгытьне ырудашлары нык ихтирам итә. Ә инде аларның барысы да бер юлы дин кабул итсен өчен Сәгытьнең: «Ислам кабул итмәсәгез, мин сездән баш тартам», ‒ дип әйтүе генә җитә. Бу сәхабәнең нинди абруйга ия булуын аның Бәдер сугышы алдыннан Аллаһ рәсүленә (с. г. в.) әйткән сүзләре бик ачык чагылдыра:
«Әгәр син, диңгез эченә кереп, безне дә артыңнан әйдәсәң, беребез дә торып калмый синең артыңнан барыр идек» (Ибн Кәсирнең «Әл-бидәя вә ән-нихәя» дигән китабыннан).
Сәгыть ибн Мөгазь Чокыр янындагы сугыштан соң вафат була. Бер сахих хәдистә әйтелүенчә, аның үлеменнән соң хәтта Аллаһның Гареше селкенеп куя.
Кешелек тарихында ансарларга тиң кешеләр булмаган, дисәк, хата түгелдер. Алар ала белмәгән, бирә генә белгән. Соңгы нәрсәләре белән бүлешкәндә дә алар хак сорамаган. Ислам кабул иткәнгә кадәр ничек ярлы булсалар, Исламны кабул иткәннән соң да шул килеш калган алар. Дин хакына никадәр фидакарьлек күрсәтсәләр дә, аларның соңыннан ниндидер зур вазифага дәгъва итүләре билгеле түгел. Мәдинә ‒ аларның туган шәһәре, ә Әбү Бәкер, Гомәр, Усман (Аллаһ алардан риза булсын) һәм хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.) мөһаҗирләр (ягъни күченеп килүчеләр) булса да, берәр ансарның хәлифә яки вәзир булуын Ислам тарихы белми. Ансарлар мөһаҗирләрне үзләрендә сыендырып кына калмый, бөтен идарәлекне дә алар кулына тоттыра.
Ансарлар хакында сүзебезне Аллаһ рәсүленең (с. г. в.) аларга багышлап кылган догасы белән тәмамлыйсы килә:
«И Аллаһ, ансарларны, аларның улларын, улларының улларын ярлыка!» (әл-Бохари, әт-Тирмизи һәм Ибн Хиббан).
З. Таһиров әзерләде.
Читайте нас: