Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 ноябрь 2019, 15:20

Сәлам бирү дә савап

Җомга хәерле булсын!Мөселман кешесе нинди милләттән генә булмасын, нинди генә телдә сөйләшмәсен, Ислам сәламе бар җирдә дә бер – «әссәламү галәйкүм» («сәлам сезгә» дип тәрҗемә ителә). Бу сәлам кешелек дөньясының атасы Адәм галәйһиссәләмнән килә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.): «Бер мөэминнең икенче мөэмин алдында алты хакы бар, – диде, – әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәлам бир; әгәр кунакка чакырса, җавап бир; нәсыйхәт сораса, нәсыйхәт бир; төчкереп, Аллаһны мактаса («Әлхәмдүлилләһ» дисә), аңа рәхимлек телә («Ярхәмикәллаһ»); авырып китсә, барып хәлен бел; вафат булса, соңгы юлга озат».
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «И сез, иман китергән кешеләр, үзегезнең өйләрегездән башка чит өйләргә рөхсәт сорап керегез, йорт хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез…» («Яктылык» сүрәсе, 24:27).
Тагы да әйтә: «…Һәм өйләргә кергән чакта бер-берегезне Аллаһ кушкан мөбарәк һәм яхшы исәнләшү белән сәламләгез…» («Яктылык» сүрәсе, 24:61).
Тагы да шулай ди: «Сезгә сәлам биргән саен сез аңардан яхшырак итеп җаваплап сәламләгез яки шундай ук сәлам кайтарыгыз. Чынлап та, Аллаһ һәрбер нәрсәне хисаплый» (Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:86).
Пәйгамбәребездән (с. г. в.) сәхабәләр: «Исламда иң хәерле эш кайсы?» – дип сорагач, ул: «Кешеләрне ризык белән сыйлау, танышыңа да, таныш түгеленә дә сәлам бирү», – дип җавап бирде. Шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәребезнең: «Дөнья бетәр алдыннан кешеләр танышлары белән генә сәламләшеп йөрерләр», – дигән сүзләре бар. Һәм, чынлап та, бүген сәлам үзеңә таныш кешегә, ә кайсы вакытта исә үзеңә кирәк булган кешеләргә генә бирелә.
Мөселман кешесе нинди милләттән генә булмасын, нинди генә телдә сөйләшмәсен, Ислам сәламе бар җирдә дә бер – «әссәламү галәйкүм» («сәлам сезгә» дип тәрҗемә ителә). Бу сәлам кешелек дөньясының атасы Адәм галәйһиссәләмнән килә. Аллаһ аны юктан бар кылганнан соң, аңа: «Бар һәм фәрештәләргә сәлам бир, аларның сиңа булачак җавапларын тыңла, бу синең һәм нәселеңнең сәламе булыр», – диде. Атабыз Адәм янәшәсендә утырган фәрештәләргә: «Әссәламү галәйкүм», – дип әйтте. Фәрештәләр: «Вә галәйкә әссәлам вә рәхмәтуллаһ», – дип җавап кайтардылар.
Әгәр дә сәлам шулай тулысынча әйтелсә, тагы да хәерлерәк. Хәдисләрдән килгәнчә: «әссәламү галәйкүм» дисәң – 10, «вә рәхмәтуллаһи» дип өстәсәң – 20, «әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү» дип әйтсәң – 30 савап аласың (бу – «сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын» дигән сүз).
Читайте нас: