Уфаның “Ихлас” мәчетендә Ризаэтдин Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова һәм Вил Казыйхановларның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды.
Чарада иң кызыклы чыгышларның берсен Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова ясады. Ул Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы, аның тәрбия турындагы фикерләре турында сөйләде:
“Ризаэтдин Фәхретдин тәрбиянең өч баскычтан торуын әйтә. Аныңча, беренче баскыч – гаилә. Ул әни, әти, әби һәм бабай тәрбиясе. Икенче баскыч – уку-укыту урыннары. Без бүген баланы балалар бакчасына, яки мәктәпкә илтеп бирәбез дә, тәрбияләүләрен көтәбез. Анда тәрбия бирелми, алар белем бирү белән шөгыльләнә. Өченчесе – җәмгыять. Ул шул ук урам, автобус, троллейбус, китапханә, мәчет. Балага төп тәрбия нигезе гаиләдә салына, шуннан чыгып ул җәмгыятьтә үзенә кирәклесен сайлап ала”, диде Диләрә Гыймранова.
Чарада катнашучылар Диләрә Гыймрановадан Ризаэтдин Фәхретдиннең репрессиягә эләкмәү сәбәбен сорадылар. Бу сорауга ул шулай дип җавап бирде:
“Риза Фәхретдин 1923 елдан башлап 1936 елга кадәр мөфти вазифасын башкарган. Утызынчы елларда дингә каршы көрәш көчле була. Мәчетләрне, мәдрәсәләрне ябу турында күрсәтмәләр килә, Фәхретдин мәхәлләдә, авылда бер мәчет, мәдрәсәне калдыруларын сорап Сталинга, Калининга хатлар язган. Аның абруе, дәрәҗәсе зур булу сәбәпле, сүзен игътибарга алганнар. Гарәп илләреннән килгән кунакларны каршы алганда аны Мәскәүгә чакыртып алганнар. Чөнки ул гарәпчә камил сөйләшкән. 1936 елның апрелендә Риза Фәхретдин үлгәннән соң аның тирәсендәге бөтен зыялы кешене кулга алып атып үтергәннәр. Риза Фәхретдин үз үлеме белән үлгән. Бәясе, дәрәҗәсе булу сәбәпле, аннан куркып торганнар, исәпләшкәннәр”, диде Диләрә Гыймранова.
Чарада иң төп чыгышларның берсен Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсиль Фархшатов ясады. Ул 1926 елда Мәккәдә дөнья мөселманнарының I конгрессы узуы, анда Ризаэтдин Фәхретдиннең дә катнашуы турында сөйләде. Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы турында да мәгълүмат бирде:
“Риза Фәхретдиннең кулъязмалары безнең архивта саклана. Ул бик мәдәниятле кеше булган, матур итеп, пөхтә итеп язып, кат-кат күчереп, төпләп калдырган. Аларны бүгеннән күргәзмәгә куярга мөмкин. Киләчәк буын өчен эшләрен тәртипкә салып калдырган. Кызганычка каршы, бөтен кулъязмалары да табылып бетмәгән. Ул басылмаган язмаларының исемлеген төзеп калдырган. Ул исемлектәге сәяхәтнамә кулъязмасы табылмаган”, диде Марсиль Фархшатов.
Чыгыш ясаучы Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасын юбилейдан-юбилейга гына түгел, даими рәвештә өйрәнергә кирәклеген әйтте.
“Ихлас Шәриф” журналы мөхәррире Динә Морзакаева Мөхлисә Бубыйның тормыш юлы турында чыгыш ясады. Мөхлисә Бубыйның күзәтү астында булуы, 1937 елның ноябрендә кулга алынуы турында сөйләде.1937 елның 23 декабрендә үлем җәзасы гамәлгә ашырылуын әйтте.
“Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина Мәрьям Солтанованың тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында чыгыш ясады. “Берлек” оешмасының Мәрьям Солтанованың исемен мәңгеләштерүдәге эшләрен телгә алды.
Татарстаннан килгән икенче кунак Рәфид Әхмәтшин үзенең Мөхлисә Бубый нәселеннән булуы турында сөйләде. Мөхлисә Бубыйның Уфада күмелгән урынын ачыклауны сорады.
Конферениядә Вил Казыйхановның хатыны Фәүзия Казыйханова да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”нең теориясен язуы, мәктәпләрдә әхлак темасына осталык дәресләре бирүе турында сөйләде.
Конференция “Ихлас” мәчетенең Вил Казыйханов исемендәге әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина чыгышы белән тәмамланды.
“Ризаэтдин Фәхретдин һәм Вил Казыйханов мәгърифәтче, Мөхлисә Бубый һәм Мәрьям Солтанова укытучы булган. Алар җәмгыятькә әхлакый тәрбия биргәннәр. Безгә дә шушы кешеләр үрнәгендә яшәргә кирәк. Безнең “Әхлак мәктәбе” ел саен берничә чыгарылыш ясый. Анда белем алучылар белән Башкортстанга иман бир, халыкка тәрбия бир, Русиядә мөселманнарның дәрәҗәсе күтәрелсен дип төннәр буе дога кылабыз”, дип сөйләде Фатыйма Фаткуллина һәм Ризаэтдин Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова һәм Вил Казыйхановлар рухына дога укыды.
Чара күмәкләп дога уку белән тәмамланды.