Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 ноябрь 2019, 13:02

"Ихлас" та көзге укулар

Җомга хәерле булсын!Елдагыча, Уфаның "Ихлас" мәчетендә хатын-кызлар өчен көзге укулар оештырыла. Быел алар 2–8 нче ноябрьдә үтә, әмма кайбер яңалыклар бар.Фотода: үткән елгы курсларда укучылардан бер төркем.

Курсларны быел икегә бүлеп үткәрергә карар иткәннәр.
Беренче агымда – 2нче ноябрьдән 5нче ноябрьгә кадәр – башлангыч дини белеме булмаган туташ-ханымнар укыячак.
Ә инде 6, 7, 8нче ноябрьләрдә дини белемгә ия хатын-кызлар, элекке елларда мондый курсларны үтүчеләр чакырыла.
Районнардан килүчеләр өчен мәчет бинасында бушлай яшәү һәм туклану оештырылган.
Курсларны Башкортстан Мөслимәләр оешмасы һәм “Ихлас“ мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемен йөрткән Бөтенрусия әхлак мәктәбе оештыра.
Читайте нас: