Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 октябрь 2019, 12:44

Хатыныңны ничек сайлыйсың?

Җомга хәерле булсын!Изге хатын – тормышның иң гүзәл ләззәте. Шуңа да хатыныңны сайлауга бик тә игътибарлы бул! Әгәр дә син аңа карасаң, ул синең күңелеңне күтәрә, ә инде өйдә булмасаң, ул синең намусыңны, мал-мөлкәтеңне һәм балаларыңны саклый.

Әбү Һурайраның (Аллаһ аңардан риза булсын) сүзләреннән шундый хәдис риваять ителә: Пәйгамбәребез (с. г. в.) шулай диде: “Хатын-кызга дүрт нәрсә өчен өйләнәләр: байлыгы, затлы нәселе, матурлыгы һәм дине өчен. Диндар булганын сайла, югыйсә, син отылачаксың!” (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Пәйгамбәребез (с. г. в.) диндар булган хатынны сайларга кушкан, чөнки байлык бетә, затлы нәсел юкка чыга, вакыт үтү белән чибәрлекнең эзе дә калмый, ә инде дин һәрвакыт кала. Абдуллаһ бин Гамер бин әл-Гас (Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын) Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) шундый сүзләрен китерә: “Дөнья вакытлыча куллануга бирелә, ә (дөньялыкта) вакытлыча куллануга бирелгән нәрсәләрнең иң хәерлесе – ул салиха (изге) хатын” (Мөслим, ән-Нәсәи, Ибн Мәҗә, Ибн Хиббән һәм Әхмәтнең хәдис җыентыкларыннан; сахих хәдис).
Читайте нас: