Барлык яңалыклар
Иман нуры
18 октябрь 2019, 16:07

Иң явыз дошман

Ул адәм баласын җиде баскычта сагалап тора. Түбәндәрәк җиңә алмаса, югарырак менеп, барыбер җиңәргә маташа.

Шайтан кешене, җиде баскычта сагалап тора. Түбәндәрәк җиңә алмаса, югарырак менеп, барыбер җиңәргә маташа, ди.
Беренче баскычта шайтан кешене көферлек ярдәмендә җиңәргә тырыша. Шушында ук җиңелгән бәндә Аллаһка, аның диненә иман китерми, Ахирәттә Аның белән очрашачагына ышанмый, пәйгамбәрләрнең сүзләрен колагына да элми. Тәүге баскычта ук җиңсә, шайтан ял итә, аның кешегә карата нәфрәте дә сүрелә.
Икенче баскычта шайтан кешене олы гөнаһлар ярдәмендә җиңәргә маташа. Бу баскычта җиңелгән кеше гөнаһ кылуга җиңел генә карый башлый, тәүбә итәргә ашыкмый, үзен: «Аллаһка тиңдәшләр куймасам, котылырмын», ‒ дип тынычландыра.
Өченче баскычта шайтан кешене бидгатьләр ярдәмендә җиңәргә маташа. Ягъни дингә каршы килгән төрле инанычлар яки уйлап чыгарылган, дингә кагылышы булмаган йолалар, гамәлләр белән мавыктыра. Пәйгамбәр (с. г. в.) Сөннәтенә ныклы тотынган кешене шайтан бу баскычта җиңә алмый, ләкин киләсе баскычта сагалый.
Дүртенче баскычта шайтан кешене бәләкәй гөнаһлар ярдәмендә җиңәргә маташа. «Син бит олы гөнаһлар кылмыйсың. Димәк, язык эшләрнең зыяны юк. Барыбер Аллаһ сиңа аларны гафу итәчәк», ‒ дип алдаштырып, кеше каршысында төрле хата-гөнаһларның әһәмиятен киметергә тотына. Әгәр дә кеше бирешсә, бәләкәй гөнаһлары тау сымак өелеп, олы гөнаһлар дәрәҗәсенә җитә. Әгәр кеше һәрчак уяу булса, тәүбә итеп торса, кырын эшләрдән соң шунда ук изге эшләр кылырга ашыкса, гөнаһларга бәләкәй дип карамаса, шайтан бу баскычта җиңелә.
Бишенче баскычта шайтан кешене тыелмаган, ләкин артык әһәмияте булмаган гамәлләр ярдәмендә җиңәргә маташа. Ягъни шул рәвешле мөһимрәк эшләрен оныттырырга тырыша. Кешене шулай ымсындырып-ымсындырып, тәүдә – сөннәт гамәлләрне, азак хәтта фарыз гамәлләрне кылудан баш тарттыра. Әгәр кеше дөрес гыйлемгә омтылса, Аллаһка итагать итүнең кадерен аңласа, вакытын дөрес файдаланса, шайтан бу баскычта җиңелә.
Алтынчы баскычта шайтан кешене гыйбадәтнең әһәмиятсезрәк төрләре белән җиңәргә маташа. Ягъни фазыйләтлерәк, әҗер-савабы күпкә зуррак гамәлләрне кылудан тыя. Бу баскычка сирәкләр генә күтәрелә. Күпләр шайтанга түбәндә үк бирешә. Гыйбадәткә килгәндә, аның мөһимрәк һәм әһәмияте кимрәк төрләре була. Ягъни Аллаһ каршысында дәрәҗәләре төрле. Гамәлләрнең дәрәҗәләрен аера белеп, дөрес гыйбадәт кылган кеше генә шайтанны бу баскычта җиңә ала.
Җиденче баскычта шайтан үзенең гаскәрен ярдәмгә чакыра. Ягъни диннән ерак булган бәндәләрне иң югары баскычка менгән кешегә каршы котырта. Аллаһ колының иманы көчлерәк булган саен шайтан да һөҗүмне көчәйтә бара. Бу баскычка менеп җиткәннәр Аллаһ хакына һәм Аның ярдәме белән шайтанга каршы чын мәгънәсендә сугыш алып бара.
Монда әйтелгәннәрне белү тормышыбызда, безнең кылыкларыбызда, гөнаһлы адымнарыбызда шайтанның көчен аңларга, аңа каршы тору чараларын күрергә ярдәм итә.
Читайте нас: