Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 октябрь 2019, 00:22

Башкортстан мөфтие итеп 29 яшьлек Айнур Биргалин сайланды

16 октябрь Уфада Башкортстан Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау корылтае булып узды.

6 октябрь Уфада Башкортстан Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау корылтае булып узды. Аның эшендә республиканың район һәм шәһәрләреннән 152 делегат катнашты. Чарада кунак буларак Русия Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, аның беренче урынбасары Рушан Әббәсов, Мәскәү Ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов, Башкортстан Башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев һәм дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Корылтайда Башкортстан Диния нәзарәте рәисе итеп Айнур Биргалин сайланды. Аны яклап 148 делегат тавыш бирде. Дүрт кеше битарафлык күрсәтте, каршы тавышлар бөтенләй булмады. Элегрәк хәбәр итүебезчә, 17 сентябрь узган Башкортстан Диния нәзарәте пленумында мөфти вазыйфасына бер генә намзәт (кандидат) – Айнур Биргалин күрсәтелгән иде. Корылтайга пленум карарына ярашлы, Айнур Биргалин гына чыгарылды, аңа көндәшләр булмады.
Айнур Биргалинга тавыш биргәннән соң Равил Гайнетдин 1992 елдан 2019 елда кадәр мөфти булып эшләгән Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин салган традицияләрне дәвам итүен һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләп дога укыды һәм яшь мөфтигә җилән белән таяк бүләк итте.
Корылтайда Низамнамәгә (Уставка) үзгәрешләр кертелде. Алар җирле мәхәлләләрнең вәкаләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Низамнамәгә шулай ук Голәмәләр һәм Аксакаллар шуралары оештыру матдәләре дә кертелде. Низамнамәгә ярашлы корылтайда шулай ук мөфтинең ике урынбасары да сайланды. Бу урынга Әюп Бибарсов һәм Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Илдар Малахов сайланды.
Корылтай алдыннан Равил Гайнетдин республика парламенты башлыгы Константин Толкачев һәм Башкортстан Башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашкан иде. Корылтайдан соң Равил Гайнетдин һәм яшь мөфти Айнур Биргалин Башкортстанның элекке президенты, “Урал” фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов белән очрашкан. Анда сүз “Әл-Рәхим” җәмигъ мәчетен төзү турында барган. .
Читайте нас: