Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 сентябрь 2019, 01:30

Күпкатлы йорттагы мәчет

Башкортстанда күпкатлы торак йортта урнашкан башка мондый мәчет юк.

Уфаның Затон бистәсе мөселманнарының аерым бинада урнашкан мәчете юк. Бистәдәге бердәнбер мәчет тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан. “Нур”дип аталган бу мәчет йортның тулысынча беренче катын, 300 квадрат метр мәйданны били. Мәчеткә керү бинаның бер ягында, фатирларга керү икенче якта урнашкан. Әлеге мәчет өч ел элек ачылган иде. Тавыш көчәйткечләр юк, халык күп җыелган җомга намазы да бик тыныч уза. Мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеген Урта Азиядән килеп эшләүчеләр тәшкил итә. Эш шунда, әлеге бистәдә Уфадагы иң зур күмәртләп сату базары “Евразия” сәүдә альянсы урнашкан.
Башкортстанда күпкатлы торак йортта урнашкан башка мондый мәчет юк. Мәчетнең имамы Әбдрәүф хәзрәт Хаҗи сүзләренчә, гарәп илләрендә мондый тәҗрибә киң таралган. Чөнки, беренчедән, анда мөселманнар күпчелекне тәшкил итә, булган мәчетләргә генә сыймый, икенчедән, мөселманнар кайдадыр урнашкан мәчеткә барганчы, янәшәдәге гыйбадәт йортын уңайлырак күрә.
Читайте нас: