Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Сез беләсезме, кем ул мөфлис (бөлгенлеккә төшүче)?» – дип сорый. «Кемнең дирхәме дә (акчасы да), әйбере дә юк, шул бөлгенлеккә төшүче», – дип җаваплыйлар кешеләр. «Минем өммәтемнең мөфлисе – Кыямәт көнендә намазлары, уразасы, зәкатьләре белән килеп басып та, әмма бу дөньяда ул кемгәдер начар сүз әйткән, кемнеңдер гайбәтен сөйләгән, кемнеңдер малын ашаган, кемнеңдер канын агызган, кемгәдер суккан булып чыгып, аның яхшы гамәлләре шул зыян күрүчеләргә таратылып бирелгән, ә инде яхшы гамәлләре барлык күрсәткән зыяннарын капларга җитмәсә, шул җәберсетелгән кешеләрнең гөнаһлы гамәлләре аңа йөкләтелеп, Утка ыргытылган кеше», – ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм (Мөслим, Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).