Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 сентябрь 2019, 14:10

НӘЗЕР ӘЙТҮ ХУПЛАНМЫЙ

Кайсыберәүләр, әгәр Аллаһ ярдәм итсә яки бәла-казадан коткарса, мотлак корбан чалачакмын яки хәер бирәчәкмен, дип нәзер әйтә. Мондый нәзерләрнең нинди әһәмиятле икәнен беләсезме?

Сәламәтлеге яхшы, акчасы мул, эшләре алга барган кеше Аллаһ хакында онытып җибәрә. Уңышка ирешкәннәр гадәттә үз көченә генә ышана башлый. Ә бит чак кына берәр нәрсә була калса, шунда ук Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм Аңа якынаю юлларын эзләргә керешәбез. Мондый чакларда гыйлемле кешеләр догаларының кабул булуын изге эшләр башкарып тизләтергә тырышса, гыйлемсезләр исә үзләрен Аллаһка якынайта алырдай арадашчылар эзләп чаба башлый.
Кайсыберәүләр, әгәр Аллаһ ярдәм итсә яки бәла-казадан коткарса, мотлак корбан чалачакмын яки хәер бирәчәкмен, дип нәзер дә әйтә. Мондый нәзерләргә күкләрдә нинди әһәмият бирелгәне хакында белсәләр иде.
Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә шулай ди:
”Алар (монафикълар) арасында, “Әгәр Ул безгә Үзенең юмартлыгыннан (байлык) бирсә, без, әлбәттә, сәдака бирер идек һәм салихлардан булыр идек”, дип, Аллаһ белән сүз куешучылар бар. Ул аларга Үз юмартлыгыннан өләшкәч, алар саранлана башлады һәм, (Аллаһка буйсынудан) читкә тайпылып, йөз чөерде. Аллаһка биргән вәгъдәләрен бозган өчен һәм алдашканнары өчен, Аның белән очраша торган Көнгә кадәр Ул аларның күңеленә нифак (икейөзлелек) салды” (”Тәүбә” сүрәсе, 9:75–77).
Әйе, биргән вәгъдәне бозган өчен теге дөньяда Аллаһ “баштан сыйпамас”. Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калу һәм монафикълык – ул чын җәза.
Чөнки монафикълар: “Аллаһка ышанабыз”, – ди. Ниндидер изге эшләр башкару да алар өчен ят нәрсә түгел. Әмма алар, үзләрен диннең фарызлары белән артык мәшәкатьләми генә, үзләренә ничек уңайлы, шулай гына ышануны хуп күрә. Алар өчен иң мөһиме: эшләре уңышлы барсын, тормышлары – җитеш, якыннары сау-сәләмәт һәм бәхетле булсын.
Ә хак мөселманнар җитеш һәм рәхәт тормышта яшәргә теләмимени? Әлбәттә, тели, һәм моны алар тик Аллаһтан гына сорый. Ләкин әгәр фани дөнья байлыгы белән үлемнән соң котылу арасында сайларга туры килсә, алар һич икеләнүсез Ахирәткә өстенлек бирәчәк. Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы да алар өчен кешеләрнең ризалыгыннан мөһимрәк.
Икейөзле бәндәләр исә мондый күркәм сыйфатларга ия була алмый.
Үзләренең тәкәбберлеге аркасында кирәк чакта гына Аллаһны искә алган кешеләр дә очрый. Әлбәттә, бер көн эчендә генә тәкәббер булып китмәгән алар. Хәләл булмаган юллар белән мал җыю һәм биләгән вазифалары белән гаделсез рәвештә эш итү үзгәртә андыйларны. Аллаһны онытканы өчен Аллаһ аларның кем булуын һәм бу җиргә ни өчен җибәрелгәнен онытырга мәҗбүр итә.
Шуңа да алар менә нәрсә ди: “Башкалар ял иткән чакта без арымый-талмый эшләдек, һәм башкалар икеләнгәндә без куркып тормадык һәм күп укыдык. Әлеге дәрәҗәбез – белем һәм тырышлыгыбыз нәтиҗәсе”. Ә Коръән аларга: “Юк, фетнә (сынау) бит бу? Ләкин аларның күпчелеге белми!” – дип җаваплай (”Төркемнәр” сүрәсе, 39:49).
Язмышның бары тик Аллаһ кодрәтендә булуы һәм бары тик Аллаһның гына кешегә ярдәм итүе аларга мәгълүм булмаудан киләдер бу. Аллаһның бөеклегенә төшенеп җитмәгәнгә күрә тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруны ишеткәндә алар йөзләрен читкә бора. Андыйлар хакында Коръәндә: “Бер Аллаһ кына телгә алынганда Ахирәткә иман китермәгәннәрнең йөрәкләре җирәнү тойгысы кичерә”, – диелә (”Төркемнәр” сүрәсе, 39:45).
Шулай итеп, кайчан сез соңгы тапкыр Аллаһның яныгызда булуын тойдыгыз? Кичәме? Әллә үткән атнадамы? Ә бит Аллаһ һәрвакыт безнең хакта хәстәрлек күрә һәм көне-төне безне яклап тора. Ул безгә түгел, ә без Аңа мохтаҗбыз. Без лаек булмасак та, Ул догаларыбызга җавап бирүдән туктамый. Шундый Раббы Аны һәрчак истә тоту һәм Аңа шөкер итеп торуга, Аның белән очрашырга әзерләнүгә, Аның кушканнарын үтәүгә һәм тыйганнарыннан тыелуга лаек түгелмени?!
Дини чыганаклардан.
Читайте нас: