Барлык яңалыклар
Иман нуры
18 сентябрь 2019, 01:19

Башкортстан Диния нәзарәте пленумында мөфти кандидатурасы каралды

17 сентябрь “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Диния нәзарәте пленумы узды.

17 сентябрь “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Диния нәзарәте пленумы узды.
Пленумда алда торган VIII корылтайга әзерлек һәм Башкортстан мөфтиенә кандидатлар каралды. Пленум корылтайга бернинди альтернативасыз бер генә кандидат чыгарырга карар итте. Ул Башкортстан мөфтие вазыйфасын башкаручы Айнур хәзрәт Биргалин.
Айнур Биргалин пленум эшеннән бик канәгать булуын әйтте:
– Пленум бик матур һәм югары дәрәҗәдә узды. Анда Русиянең мөфтиләр шурасы җитәкчесе урынбасары Рушан Әббәзов һәм шураның эчке эшләр департаменты башлыгы Али Хәсәнов, Хөкүмәт ягыннан Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков катнашты. Пленумга берничәсеннән башка бөтен мөхтәсибләр килде. Барлык пленум әгъзалары булды. Матур итеп корылтайга әзерлекне билгеләдек, безнең бердәмлекне бар дөньяга күрсәтеп һәм исбат итеп бердәнбер кандидат белән корылтайга әзерләнергә булдык. Бу безнең мөселман өммәтенең,
Диния нәзарәтенең бердәмлеген күрсәтә. Киләчәктә дә эшне бердәм алып барачакбыз”, – диде Айнур Биргалин.
Башкортстан Диния нәзарәте корылтае 16 октябрь узачак.
Читайте нас: