Барлык яңалыклар
Иман нуры
13 сентябрь 2019, 16:45

Кәгъбәтулланы кем төзегән?

Төрле-төрле илләрдән хаҗилар Мәккә шәһәренә агыла. Мәккә Ислам дөньясының йөрәге булса, Мәккәнең йөрәге ‒ Кәгъбәтулла. Бу бинаны ‒ Җир йөзендәге тәүге мәчетне ‒ кем төзегәнен беләсезме?

Җирдәге тәүге мәчетне ‒ Кәгъбәтулланы ‒ Аллаһның вәлие, рәсүле, пәйгамбәрләр атасы Ибраһим (галәйһис-сәләм) төзи. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръәндә хәбәр итә. Мәсәлән: «Менә Без Ибраһимга Йортның (Кәгъбәнең) урынын күрсәттек», ‒ диелә бер аятьтә («Хаҗ» сүрәсе, 22:26). Ягъни мәчетнең кайда утырырга тиеш икәнен Аллаһ Үзе хәбәр итә. «Миңа һичбернәрсәне тиңдәш тотма. Таваф кылганнар, кыямда торганнар, рөкүгъ-сәҗдәдә булганнар өчен Йортымны пакьлә» , ‒ дип, пәйгамбәренә Кәгъбәне ширектән һәм көферлектән саклау, шулай ук тәртиптә, чисталыкта тоту бурычын да йөкләтә Аллаһ Тәгалә.
Хәдисләрдән мәгълүм булуынча, Кәгъбәтулла күкнең җиденче катындагы Мәгъмүр йортның нәкъ астында урнашкан. Мәгъмүр йортта фәрештәләр гыйбадәт кылса, Кәгъбәтулла җир әһелләре өчен гыйбадәт йорты булып хезмәт итә. Әйтергә кирәк, Аллаһ Кәгъбәнең урынын күкләрне һәм җирне бар кылганда ук билгеләп куйган. Пәйгамбәрнең киләсе хәдисе моңа дәлил: «Аллаһ бу урынны күкләрне һәм җирне бар кылган көндә хәрәм (изге) кылды. Кыямәт көненә кадәр ул бу дәрәҗәсен югалтмаячак» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Кәгъбәтулланы төзүдә Ибраһимның улы Исмәгыйль (галәйһис-сәләм) дә катнаша. Киләсе аять моңа дәлил: «Йортның (Кәгъбәнең) нигезен күтәргәндә Ибраһим белән Исмәгыйльнең: “И Раббыбыз! Бездән кабул ит, Син ‒ Ишетүчесең, Белүчесең...” ‒ дигәнен (хәтерлә)» («Сыер» сүрәсе, 2:127).
Шулай итеп, Ибраһим пәйгамбәр чүллек уртасында мәчет төзеп утырта. Раббысының бар нәрсәгә кодрәтле икәненә инанган пәйгамбәр: «Раббым! Бу шәһәрне тыныч, хәвефсез кала ит һәм анда яшәүчеләрдән Аллаһка һәм Соңгы көнгә иман китергәннәрен (төрле) җимешләр белән ризыкландыр» , ‒ дип шушы җирдә яшәячәк кешеләр өчен дога кыла, бу җирнең имин һәм изге урын булуын сорый.
Моннан тыш, Ибраһимның тагы да бер үтенече була. «И Раббыбыз! Аларга үзләре арасыннан чыккан, аларга Синең аятьләреңне укыган, аларны Китабыңа һәм хикмәткә (Сөннәткә) өйрәткән, (начар гамәлләрдән) сафлаган илче җибәр», ‒ дип сорый ул Аллаһтан. Аллаһ Тәгалә аның үтенечен канәгатьләндерә һәм гасырлар үткәч бу җиргә соңгы илчесен ‒ Мөхәммәт пәйгамбәрне ﷺ җибәрә.
Кәгъбә төзелеп беткәннән соң Аллаһ Тәгалә Ибраһимга: «Кешеләр арасында йөреп, аларны хаҗга чакыр» , ‒ ди. «Алар сиңа барлык ерак яклардан җәяү һәм төрле хайваннар өстендә килер» , ‒ ди. Аллаһның сөекле бәндәсе Ибраһим Раббысының кушканын үти. Чынлап та, Аллаһ әйткәнчә, кешеләр Кәгъбәтуллага агыла башлый. Ибраһим нәселеннән булган Мөхәммәт пәйгамбәр дә ﷺ хаҗ гамәлен яңа дәрәҗәгә күтәрә. Җирдәге иң изге урын, Ибраһим пәйгамбәр нигез салган Аллаһ йорты бүген дә халыктан өзелми.
Читайте нас: