Хәдис. Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителә:
‒ Аллаһ рәсүле ﷺ шулай диде: «Вакыт (Кыямәт көне) якынлашкач, мөэмин кешенең төшләре гел диярлек дөрес, тугры булачак. Иң дөрес төшләрне иң дөрес сөйләүчеләрегез күрәчәк» (Мөслим).
Аңлатма. Казый Гыять исемле галим (Аллаһ аңа рәхимле булсын) бу хәдисне шулай шәрехләгән: «Ахырзаман җитеп килгәндә гыйлем таратучылар калмаячак, дини дәресләр үткәрелмәячәк, үгет-нәсыйхәт бирүче галимнәр һәм изгеләр дөньядан китеп бетәчәк. Шундый мәлдә Аллаһ Тәгалә кешеләрне дөрес, тугры төшләр аша искәртеп, үгетләп торачак».
Хәдис. Гавеф ибн Мәликтән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителә:
‒ Аллаһ рәсүле ﷺ шулай ди торган иде: «Төшләрнең өч төре була: Адәм балаларын кайгыга салу өчен шайтан тарафыннан күңелгә салынган төшләр; кешенең көндезге мәшәкатьләрен төшендә күрүе; Аллаһ тарафыннан күңелгә салынган һәм пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер өлешен тәшкил иткән төшләр» (Ибн Мәҗә һәм Ибн Хиббан; сахих).
Аңлатма. Бу хәдисне шәрехләп, имам әл-Багави (Аллаһ аңа рәхимле булсын): «Хәдистән күренүенчә, бөтен төшләрне дә чынга алырга ярамый», ‒ дигән.
Хәдис. Әбү Сәгыйть әл-Хөзридән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителә:
‒ Мин Аллаһ рәсүленең ﷺ шулай дип әйткәнен ишеттем: «Әгәр күңелегезгә яткан төш күрсәгез, “Әлхәмдүлилләһ” дип Аллаһка хәмед әйтегез һәм төшегезне сөйләгез, чөнки бу төш ‒ Аллаһ Тәгаләдән. Әгәр күңелегезгә хуш килмәгән төш күрсәгез, “Әгузү билләһ” дип, Аллаһка сыеныгыз һәм төшегезне беркемгә сөйләмәгез, чөнки бу төш ‒ шайтаннан. Шулай итсәгез, бу төшнең сезгә зыяны тимәс» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Бүгенге көндә кешеләр начар төшләрен сөйли, яхшыларын яшерә. Пәйгамбәр ﷺ исә нәкъ киресен эшләргә кушкан.
Хәдис. Жәбирдән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителә:
‒ Аллаһ рәсүле ﷺ шулай диде: «Әгәр кемдер күңеленә ятмаган төш күрсә, сул ягына өч тапкыр төкерсен дә, “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип, икенче кабыргасына әйләнеп ятсын» (Мөслим).
Хәдис. Әнәстән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителә:
‒ Аллаһ рәсүле ﷺ: «Дөреслектә, төшне ничек юрыйсың, ул шулай булачак, ‒ дине. ‒ Әгәр берәрегез төш күрсә, төшен галимнән яки ихлас киңәшчедән башка беркемгә дә сөйләмәсен» (әл-Хәким; сахих).
Аңлатма. Казый Әбү Бәкер әл-Гарәби (Аллаһ аңа рәхимле булсын) бу хәдисне шулай шәрехләгән: «Галим кеше, гыйлеменә, тәҗрибәсенә таянып, төшне иң яхшы рәвештә юрап бирәчәк. Ә ихлас киңәшче төшне юрый белгән кешене киңәш итәчәк. Бу хәдиснең “Төшеңне якын, сөекле кешеңнән яки зирәк кешедән башка беркемгә дә сөйләмә” дигән версиясе дә бар. Якын кешең төшеңне яхшыга гына юраячак, ә зирәк кеше төшнең мәгънәсе начар булган очракта эндәшми калуны хуп күрәчәк».