Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 сентябрь 2019, 13:13

Валерия Порохова вафат

Валерия (Иман) Порохова (4 май 1940 — 2 сентябрь 2019) Коръәннең инглизчә тәфсирен рус теленә шигъри тәрҗемә итүе белән билгеле иде. Чыгышы белән рус дворяннары нәселеннән.

Мәскәү дәүләт чит телләр пединститутын тәмамлаган, МДУның философия факультеты дипломына да ия. 18 ел МИФИда укыткан. 1975 елда Сүрия гражданины, Дәмәшкъ университетының шәригать факультетын тәмамлаган Мөхәммәд Сәед Әл-Рошдка кияүгә чыккан.
1985 елда башланган катлаулы хезмәте 1991 елда тәмамланып, 12 тапкыр нәшер ителгән.
Мәрхүмә белән хушлашу Мәскәүнең Тынычлык урамындагы Җәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң 4 сентябрьдә булачак.
"Фатиха" сүрәсе Валерия ханым тәрҗемәсендә шулай яңгырый:
1.
Во имя Аллаха, Всемилостивого, Милосердного!
2.
Хвала Аллаху, Господу миров!
3.
Всемилостив и милосерден (Он Один),
4.
Дня Судного Один Он властелин.
5.
Мы предаемся лишь Тебе
И лишь к Тебе о помощи взываем:
6.
Направь прямой стезею нас,
7.
Стезею тех,
Кто милостью Твоею одарен,
А не стезею тех, на ком Твой гнев,
И не стезей заблудших.
Читайте нас: