Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 август 2019, 11:46

Туй догасы

Август – туйлар ае. Җәйге муллыкның бәрәкәте туй табыннарына да күчә. Бакчаларда алланып пешкән алма сыман, егет-кызларыбыз да гаилә корырга җитлеккәннәр. Ике яшь йөрәк кавышуны безнең халыкта, гадәттә, зурлап бәйрәм итәләр. Ләкин туй – ул фольклор йоласы гына түгел, динебез Исламда сөннәт гамәл санала. (Сөннәт – мәҗбүри булмаган, ләкин хупланылган гамәл). Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм туйны ничек бәйрәм иткән соң?

Мөхәммәт галәйһиссәләм, билгеле булуынча, иң яраткан хатыны Хәдичә вафат булгач, берничә мәртәбә өйләнә. Һәм һәркайсысында, мөмкинлекләренә карап, сәхабәләрен, якыннарын чакырып кунак итә торган булган. Кайчак сый өчен бер сарык чалынган, кайчак – күбрәк. Моңа хәл җитмәгән очракта, бодай, хөрмә белән сыйлаган.
Ислам дине таләпләре буенча үткәрелгән туйга чакыру алганда, анда барырга тырышырга, дин кардәшләребезнең шатлыгын уртаклашырга, яшьләрне һәм аларның ата-аналарын котларга кирәк.
Яшьләр өчен нинди дога кылына соң?
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кызы Фатыйма (разыйАллааһу ганһ) белән кияве Гали (разыйАллааһу ганһ) өчен болай итеп дога кылган:
“И Аллаһым, аларга бәрәкәт бир һәм аларга тәкъва нәсел бир!“
Читайте нас: