Барлык яңалыклар
Иман нуры
16 август 2019, 13:30

Юл догалары

Ислам динендә юлчыларга аерым игътибар. Юлга чыккан мөсафир өчен хәтта намазлар җиңеләйтелә. Сәфәр йөрү техника көчле әлеге заманда да җиңел генә түгел. Ватылган двигательле самолетны кукуруз басуына төшереп утырткан татар егете, дин кардәшебез Дамир Йосыпов өчен, самолетның экипажы, исән калган пасажирлар өчен дә шулкадәр сөендек. Юлга чыгар алдыннан нинди догалар укыла соң?

Автомобильгә утырганда я рульгә утырганда, «Бисмилләһ» дип әйтәләр, 3, 5 я 7 тапкыр «Аятел-Көрси» укыйлар.
Аятел Көрси:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хаййүль-каййүүм. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әръдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би изниһ. Йәгьләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә. Вәсига күрсиййүһүс-сәмәәвәәти вәл-әръда вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл- галиййүл-газыйим».
Пәйгамбәребез (с. г. в.) юлга чыкканда шулай дога кылган:
«Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү.»
Мәгънәсе: Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!
Шулай ук мондый дога да бар:
«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин.»
Мәгънәсе: Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде.
Водительләр укый торган догалар
Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим».
Мәгънәсе: Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!
Дини чыганаклардан әзерләнде.
Читайте нас: