Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 август 2019, 01:46

“Ихлас” мәчетендә яңа имам!

Уфаның “Ихлас” мәчете яңа имам-хатыйблы булды. Яңа имам – мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе, соңгы бер елда имам-наиб вазыйфасын тарткан Альфред Дәүләтшин.

“Ихлас” мәчетендә яңа имам!
Уфаның “Ихлас” мәчете яңа имам-хатыйблы булды. Яңа имам – мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе, соңгы бер елда имам-наиб вазыйфасын тарткан Альфред Дәүләтшин:
– “Ихлас” мәхәлләсенең низамнамәсе буенча иң югары орган – ул мәҗлес. Бөтен карарлар шул мәҗлес хокукында. Низамнамә буенча имамны мәҗлес сайлый, мөфти раслый. Бу үзгәреш хөкүмәт карары белән түгел, ә мәхәллә карары белән эшләнде.
– Бездә “яңа себерке үзенчә себерә” дигән гыйбарә бар. Яңа имамнан нинди яңалыклар, башлангычлар көтәргә була?
– Мин мәчет ачылган еллардан алып җомга намазларына йөри идем. Ун еллап яшьләр шурасын җитәкләдем. Мәхәлләдәге эшләр таныш, традицияләр салынган. Ләкин заман үзгәрә, технологияләр үсә. Алдагы көннәрдә социаль челтәрләр белән эшләүне көчәйтергә исәп тотам. “Балкыш” телетапшыруын төрләндерү, сайтны үстерү кирәк. Ислам мәгарифен камилләштерү кирәклеген дә аңлыйм.
“Мөселман Уфасы” дигән маршрут та оештырасы килә. Аңа тарихи биналар, истәлекле урыннар, дин җитәкчеләренең каберләре һәм башка урыннарны кертү күзаллана.
Исламга яшьләр күпләп килә. Аның киләчәге якты.
Читайте нас: