Барлык яңалыклар
Иман нуры
11 август 2019, 18:59

Уфада Корбан гаетен билгеләделәр

11 август Башкортстан мөселманнары Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләде.

11 август Башкортстан мөселманнары Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләде. Уфада төп чара Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Аны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин уздырды. Бәйрәм вәгазендә ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ислам мәдәниятенең миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләвен билгеләде.
Узган елны Уфада корбан чалу бер урында гына оештырылган иде. Ул башкаладан читтәге Зинино бистәсендәге “Кәрван” сәүдә үзәге мәйданында узган иде. Чара бер генә урында оештырылуы сәбәпле, корбан чалулар узган елны кимеде. Быел да корбан чалу өчен шул мәйдан һәм аңа өстәп тагы бер урын – Уфаның Черниковка бистәсендәге Төньяк автовокзалы артындагы мәйдан бүленде. Андагы корбан чалуларны “Лалә-Тюльпан”, “Мәдинә” һәм Шакша бистәсе мәчетләре уздырды. Һәр мәчетнең үз мәйданында корбан маллары белән сәүдә итү, корбан чалу һәм аларны тикшереп торган хезмәтләр эшләде. Корбан сарыклары 8 мең сумнан сатылды.
Зинино бистәсендәге “Кәрван” сәүдә үзәге мәйданында “Ихлас”, Нугай һәм башка мәчетләрнең корбан чалу урыннары эшләде.
Уфада бәйрәм чаралары “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортостан” лайфстайл үзәге каршындагы мәйданда да оештырылды. Анда хәләл сәүдә ярминкәләре эшләде, спорт чаралары оештырылды.
Читайте нас: