-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Иман нуры
9 август 2019, 11:48

11 августта – Корбан гаете!

Мөселман дөньясы өчен иң изге көн – Гарәфә көне – быел 10 августка туры килә. Бу көн – Аллаһы Тәгалә кешеләрне уттан коткарган көн. Бу көнне ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары, башка гөнаһлары гафу ителер, диелә. Бу көнне хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәте кыла. Ә инде 11 августта – изге Корбан гаете. Корбан чалу йоласы Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) ерак бабасы Ибраһим галәйһиссәләм вакытыннан ук сөннәт булып калган. Иртән кояш чыгу белән мөселманнар мәчеттә гает намазын укый. Корбан чалу бәйрәм намазы тәмамлангач башлана һәм тагын 2 көн дәвам итә. Корбан чалганда: “БисмиЛлә́һ!” (“Аллаһ исеме белән!”) дип әйтү мотлак. Моннан тыш шушы сүзләрне әйтү яхшы: “Алла́һу әкбәр! Алла́һүммә, и́ннә һә́зә́ ми́нкә вә ләкә фәтәка́ббәл минни́” (“Аллаһ бөек! Аллаһым, бу Синнән һәм Синең өчен, (шуңа да моны) миннән кабул итче!”)Корбан чалучы берничә шартны үтәргә тиеш.

Корбан чалу – бүтән гыйбадәт төрләре арасында ул зур һәм мөһим урын алып тора, мөэминнең тәкъвалыгына һәм буйсынучанлыгына күрсәтеп торган Аллаһ кушулары исәбенә керә.
Корбан чалу – сөннәт, яхшы гамәл. Ул вәҗиб (мотлак) түгел. Корбан чалырга теләүче кешегә зөлхиҗә аеның беренче ун көне эчендә чәчен алдыру (кистерергә, кырдырырга), тырнагын кисү, тән тиресеннән нәрсәнедер алу тыела. Моны корбан чалынганга кадәр дәвам итәргә кирәк. Ә инде онытып китеп яки белмәү сәбәпле чәч-тырнакны кисүгә килгәндә, монда бернинди дә кыенлык юк.
Корбанга йорт хайваннарын, ягъни, дөяне, сыерны, кәҗәне һәм сарыкны китерәләр (ике җенестән дә мөмкин). Хайваннарның сәламәт, ачык зәгыйфь-чирләрсез булуы, ягъни сукыр, чатан һәм ябык булмавы мотлак. Моннан тыш, корбанлык мал билгеле яшькә җиткән булырга тиеш: сарыклар, шул исәптән тәкәләр дә – алты айга, кәҗәләр – бер яшькә; сыерлар һәм үгезләр – ике яшькә;• дөяләр биш яшькә җитәргә тиеш. Печтерелгән тәкәне корбан итәргә рөхсәт ителә, чөнки печтерелү хайванның кимчелеге булып тормый, ә аның итенең тәмен яхшырта гына.
Әл-Бара ибн Газиб сөйләвенчә, Аллаһ рәсүле (с. г. в.) бер көнне сәхабәләре алдына килеп баскан да болай дигән: “Дүрт төр хайванны корбан итәргә ярамый: кимчелеге ачык күренгән бер күзле хайванны; чире күренеп торган чирле хайванны; чатанлыгы күренеп торган чатан хайванны һәм хәлсезләнгән һәм җелеге булмаган хайванны”.
Бала туу сәбәпле кылына торган корбан урынына да, Корбан гаетендә дә корбан чалу урынына малның хакын гына түләү дөрес булып саналмаячак. Сәбәбе: чалуның үзе, корбан итен ашау, аны мохтаҗларга сәдака итеп тарату – болар барысы да гыйбадәт төрләре. Һәм ул сәдака итеп мал хакын түләү белән генә алыштырыла алмый. Чалынып эшкәртелгән хайванны сатып алу да корбан булып саналмый, чөнки “корбан китерү өчен” дигән ният аны чалу вакытында булмаган.
Корбан чалу вакыты һәр кешенең үзе яшәгән урынында бәйрәм намазы тәмамлангач, башлана.
Корбан чалу бер кеше исеменнән һәм аның гаилә әгъзалары исеменнән кабул ителә. Дөягә яки сыерга (һәм үгезгә) килгәндә, алар белән корбан итү җиде кеше өчен санала. Җәбир (Аллаһ аннан риза булсын) шулай дигән, дип хәбәр ителә: “Аллаһ рәсүле (с. г. в.) безгә дөя һәм сыерны безнең җидебез өчен чалырга кушты”.
Мөселманнарга тере кешеләр исеменнән дә, үлгәннәр исеменнән дә корбан чалырга рөхсәт ителә. Үлгән кеше өчен корбан чалу васыятькә ярашлы да, ансыз да рөхсәт ителә, чөнки бу сәдака төренә керә.
Корбан чалганда: “БисмиЛлә́һ!” (“Аллаһ исеме белән!”) дип әйтү мотлак. Моннан тыш шушы сүзләрне әйтү яхшы: “Алла́һу әкбәр! Алла́һүммә, и́ннә һә́зә́ ми́нкә вә ләкә фәтәка́ббәл минни́” (“Аллаһ бөек! Аллаһым, бу Синнән һәм Синең өчен, (шуңа да моны) миннән кабул итче!”)
Әгәр дә корбан бүтән кеше исеменнән чалына икән: “Шул-шул кеше өчен” дип, исеме әйтелә. Шул ук вакытта, әгәр дә кеше үзе исеменнән дә һәм башка кеше исеменнән дә корбан чалырга теләсә, ул тәүдә үзе исеменнән, шуннан – башка кеше исеменнән чалырга тиеш.
Корбан хайваннарының тиреләрен сәдака итеп тарату – сөннәт гамәл. Гали ибн Әбү Талиб шулай дип сөйләгән: “Аллаһ рәсүле (с. г. в.) миңа аның корбанга тәгаен хайваннарын карап торырга һәм аларның итен, тиреләрен һәм япмаларын сәдака итеп таратырга һәм мал чалучыга чалган өчен берни дә бирмәскә кушты. Ул (с. г. в.): “Аларга үзебездә булган берәр әйбер бирербез”, – диде” .
Шул ук вакытта корбан хайванының тиреләрен сәдака итеп ярлыларга да, хәйрия оешмаларына да бирергә була.