Бермәл бер сәхабә Мөхәммәт пәйгамбәргә (с. г. в.) үз тәнендәге бер авыртуга зарлангач, Аллаһ рәсүле (с. г. в.) аңа: «Авырткан җиреңә кулыңны куй да, өч тапкыр «Бисми-Ллә́һ» (мәгънәсе: «Аллаһ исеме белән») дип әйт һәм шуннан соң җиде тапкыр «Әгу́зү би-Ллә́һи вә ку́драти-һи мин шәрри мә ә́җидү вә үхә́зир» (мәгънәсе: «Мин әле тойган һәм аңардан хәвефләнгән нәрсәнең начарлыгыннан Аллаһка һәм аның кодрәтенә сыенам») дип кабатла», – дип киңәш биргән (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).