Барлык яңалыклар
Иман нуры
31 июль 2019, 15:08

Уфаның "Ихлас" мәчетендә яңа имам-хатыйп

Уфаның "Ихлас" мәчете мәхәлләсен оештырган һәм аны 23 ел буе җитәкләгән Мөхәммәт Галләм үз вазифаларын яшь имам-хатыйпка тапшырды.

23 июльдә Ихлас мәчете мәхәлләсенең мөтәвәллият әгъзалары утырышы үтте. Утырышта Мөхәммәт Галләм чыгыш ясап, шөкер итүен, мәхәллә әгъзаларына бик тә рәхмәтле булдыруын белдерде. Мәхәлләне оештырган чорларны хәтергә алды. Һәм үз урынына Альфред Әмир улы Дәүләтшинны тәкъдим итүен белдерде. Мөхәммәт Галләм әйтүенчә, Альфред Әмир улы – бу вазифаны ышанып тапшырырлык шәхес. Яшь чагыннан ук мәхәллә эшләрендә катнашып, зәкатьләр түләп, барлык эшләрендә ихлас ярдәм итеп йөргән.
Мөтәвәллият әгъзалары Мөхәммәт Галләмнең эшчәнлегенә бик югары бәя бирделәр һәм мәхәллә тормышының элеккечә уртасында булыр, дип ышаныч белдерделәр.
Альфред Әмир улы Дәүләтшин кандидатурасы бертавыштан расланды.
Альфред хаҗи Уфада туып үскән, БДУның юридик факультетын, Казан ислам университетын тәмамлаган.
Фоторәсемдә: сулдан уңга Мөхәммәт Галләм һәм Әлфрид Дәүләтшин.
Читайте нас: