Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 июль 2019, 13:36

Сүздә дә савап бар

Бу сүзләр һәм гамәлләр өчен олы әҗер вәгъдә ителгән.

«Ләә иләәһә иллә-Ллаһ, вә(х)дәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-(х)әмдү вә һүә (г)әләә күлли шәйʼин кадиир».
Мәгънәсе: «Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү, аның иптәшләре юк, хакимлек – аныкы, һәм бөтен мактаулар – Аңа, Ул һәр нәрсәне эшли ала». Кем шушы сүзләрне көненә йөз тапкыр әйтә, шуңа йөз колны иреккә җибәргән кебек савап язылыр, һәм тагы да йөз яхшы гамәл язылып, йөз гөнаһы җуелыр. шушы сүзләр аны кичкә кадәр шайтаннан саклап торачак.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһи вә би(х)әмдиһ!»
Мәгънәсе: «Аллаһка дан һәм аңа мактау!» Кем иртәле-кичле шушы сүзләрне йөз тапкыр әйтә, шуның бөтен вак гөнаһлары җуелыр – алар диңгез күбеге кебек күп булсалар да.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһи вә би(х)әмдиһ, сүб(х)әәнә-Ллаһил-(Г)әзыыйм!»
Мәгънәсе: «Аллаһка дан һәм аңа мактау! Бөек Аллаһка дан!» Бу – Аллаһы Тәгаләнең яраткан ике сүзе, алар әйтүгә җиңел, әмма Үлчәүдә авыр тартырлар.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһил-(Г)әзыыйми вә би(х)әмдиһ!»
Мәгънәсе: «Бөек Аллаһка дан һәм аңа мактау!» Бу сүзләрне әйткән кеше өчен Җәннәттә пальма агачы утыртылыр.
«Ләә (х)әүлә вә ләә куүүәтә илләә би-Лләәһ»
Мәгънәсе: «Аллаһтан башка беркем дә көч-куәткә ия түгел». Бу сүзләр – Оҗмах хәзинәләренең берсе.
Оҗмахны теләп һәм Уттан котылуны сорап дога кылу.
Кем өч тапкыр Аллаһтан Оҗмах сораса, Оҗмах үзе дә Аллаһтан ул кеше өчен моны сорар. Кем өч тапкыр Аллаһтан Тәмуг утыннан яклауны сораса, Тәмуг үзе дә Аллаһтан ул кешене Уттан яклавын сорар.
Җыелыштагы буш сүзләр өчен гафу үтенү догасы.
Кем буш сүз күп сөйләнгән җыелышта булып, чыгар алдыннан: «Сүб(х)әәнәкә Аллаһүммә вә би(х)әмдик, әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә Әңт, әстә(г)фирукә вә' әтүүбү иләйк», – дип әйтә, шуның, һичшиксез, шушы җыелышта катнашканлыгының гөнаһы гафу ителер.
Мәгънәсе: «Дан Сиңа, я Аллаһ, һәм Сиңа мактау! Шаһитлык итәм, Синнән башка илаһ юк! Синнән гафу үтенәм һәм Сиңа тәүбә кылам».
Фоточыганак: https://pixabay.com.
Читайте нас: