Барлык яңалыклар
Иман нуры
19 июль 2019, 13:51

КЫЯМӘТ КӨНЕ НӘРСӘ УЛ?

Без теләк теләгәндә: "Мәңге яшә, мәңгелек сөю телим", дип әйтергә яратабыз. Мәңгелек дигәндә, гадәттә, Җир йөзендәге тормышны күздә тотабыз. Ислам дине карашлары буенча, чынлап та, мәңгелек тормыш бар. Әмма ул Җирдә түгел. Мәңгелек тормыш кемдер өчен Тәмугта, кемдер өчен Оҗмахта дәвам итәчәк, дип вәгъдәли Аллаһы Тәгалә. Ә Җир планетасы? Аны нинди язмыш көтә? Безгә Аллаһы Тәгалә Җирдәге тормышның ничек бетәчәген күптән сөйләп биргән инде. Коръәндә бу турыда шулай диелә: «Вакыйга (Кыямәт көне) килсә, аның килүен ялганга санаучы булмас, берәүне түбән төшерер ул һәм икенчене югары күтәрер. Һәм кайчан Җир дерелдәү белән дерелдәсә, кайчан таулар челпәрәмә килеп җимерелеп, чәчелгән-таралган тузанга әйләнсәләр, сез өч төркемгә бүленерсез…» («Вакыйга» сүрәсе, 56:1-7). Ягъни, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә шушы дөньяны юк итәчәк. Без әле яшәгән Җир Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җимереләчәк. Хәтта күк йөзе ярылачак.

Коръәндә бу турыда шулай диелә: «Кайчан Күк ярылса һәм йолдызлар коелсалар, һәм диңгезләр ташып түгелсәләр, һәм каберләр түңкәрелеп ачылса – шулвакыт кеше үзенә киләчәккә нәрсә әзерләгәнен һәм нәрсә калдырганын белер...» («Ярылу» сүрәсе, 82:1-5). Ә «Ясин» сүрәсендә шулай диелә (51-54 нче аятьләр): «Сур өрелер, һәм менә – алар каберләреннән чыгып, Раббыларына ашкыналар. «Кайгы безгә! Безне яткан урыныбыздан кем терелтеп чыгарды? Бу бит Әр-Рахмәннең вәгъдәсе, һәм рәсүлләр дөрес әйткән булган!» – диләр алар. Бер каты тавыштан башка бернәрсә дә булмады, һәм менә алар барысы да Безнең алдыбызга килеп басканнар. Бүген беркемгә дә бернинди дә гаделсезлек күрсәтелмәс, һәм җәза бары тик эшләгән эшләрегезгә карап кына бирелер».
Әйткәндәй, кешеләр Коръәннең Аллаһы Тәгалә китабы икәнен белә. Һәм хәтта еш кына берәр мулланы өйгә чакыртып алып, алардан шушы «Ясин» сүрәсен укыттыралар. Кемдер үлеп китсә дә шушы «Ясин» сүрәсен укыйлар. Әмма ләкин бу сүрәдә нәрсә турында язылганын күп кеше белергә тырышамы? Белегез: бу сүрәдә Кыямәт көне турында язылган.
Димәк, Кыямәт көне килсә, Аллаһы Тәгалә кешеләрне каберләрдән чыгарачак. Бу дөньяда бөтен тарих дәвамында ничәмә кеше булган, алар барысы да Аллаһы Тәгалә алдына килеп басачак. Бу көннән котыла алырдай бер кеше дә тумаган, юк һәм булмаячак та. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотачакбыз. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә шушы җирдә булган бар нәрсәне дә җимерәчәк, юкка чыгарачак: йолдызларны, диңгезләрне, тауларны – барысын да. Һәм ул көнне кешеләр, кабаттан терелтелеп, каберләрдән чыгып басачак. Моңа ышанмаган кешеләр турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Кяферләр, без беркайчан да яңадан терелтелеп, каберләрдән чыгарылмаячакбыз дип уйлый. Аларга: «Раббым белән ант итәм! Сез, әлбәттә, кабаттан терелтелеп, каберләрдән чыгарылачаксыз, шуннан сезгә кылган эшләрегез турында хәбәр ителәчәк, бу Аллаһ өчен җиңел», – дип әйт. Аллаһка, Аның рәсүленә һәм Без иңдергән нурга (Коръәнгә) иман китерегез. Аллаһ сезнең эшләрегезне белә! Ул көнне Аллаһ сезне җыелыш өчен җыяр. Ул көн – үзара алдашу көне. Кем Аллаһка иман китерсә, яхшы эшләр эшләсә, Аллаһ аның начар эшләрен кичерер һәм астында елгалар агып торган Җәннәт бакчаларына мәңге тору өчен кертер. Бу – бөек уңыш! Ә кяферләр, Безнең аятьләребезне ялганга санаучылар – Ут әһелләре, алар анда мәңге калачак. Нинди начар бу язмыш!» («Алдану» сүрәсе, 64:7-10). Димәк, Кыямәт көнендә без иң тәүдә кылган эшләребез өчен җавап тотачакбыз, шуннан кемдер – Җәннәткә, кемдер Җәһәннәмгә китәчәк. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган кеше һичбер вакытта да Җәннәткә керә алмас. Кяферләр өчен Аллаһы Тәгалә мәңгелек Ут, ягъни Җәһәннәм әзерләгән.
Шулай ук Коръәндә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көне турында болай ди: «Һәм колак тондыргыч каты тавыш килсә – кеше үзенең туганыннан качар көнне, һәм анасыннан, һәм атасыннан, һәм хатыныннан, һәм улларыннан – ул көнне аларның һәрберсенең үз эше (кайгысы) үзенә җитәрлек булыр. Бу көнне йөзләр балкый, көлеп тора, шат! Һәм бу көнне йөзләрдә – тузан, караңгылык каплаган аларны. Менә шушылар инде кяферләр һәм гөнаһлылар!» («Кашын җыерды» сүрәсе, 80:33-42). Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Кыямәт турында сөйли. Бу көнне кемдер шат булачак, кемдер кайгыга батачак. Шат булганнары – иман китергән кешеләр, чөнки алар белә: Аллаһы Тәгаләнең әмере белән алар Җәннәткә керәчәк. Ә кяферләр исә беркайчан да Җәннәткә керә алмас.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллааһу гәләйһи вә сәлләм) Кыямәт көне турында күп сөйли торган иде. Аның аңлатуы буенча, Кыямәт көнендә без ялангач, яланаяк, сөннәтсез, ягьни башта ничек туган булганбыз – шул көе Аллаһы Тәгалә алдына килеп басачакбыз. Һәм Аллаһы Тәгалә кешеләрдән җавап алачак, бөтен-бөтен эшләре турында да: Аллаһы Тәгаләгә ышандыңмы, намаз укыдыңмы, ураза тоттыңмы, зәкят бирдеңме, ата-анаңны, туганнарыңны, күршеләреңне хөрмәт иттеңме, кешеләр белән гадел булдыңмы, балаларыңны дөрес тәрбияләдеңме – барысы, барысы хакында да җавап тотачакбыз. Кылган гөнаһларыбыз өчен исә куркып торачакбыз. Нигә Аллаһы Тәгаләгә иман китермәдең? Нигә Аның турында белергә дә тырышмадың? Нигә Коръәнне өйрәнергә вакыт таба алмадың, ә төрле юк-бар нәрсәләргә вакыт күп таптың? Нигә эчтең, зина кылдың, кеше әйберен урладың? Нигә кешене рәнҗеттең, алдаштың, әрләштең, сүгендең, тик үзеңне генә кайгырттың? Һәм башкасы, һәм башкасы...
Болар барысы да булачак, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллааһу гәләйһи вә сәлләм) беркайчан да алдашмады. Ул әйтеп калдырган нәрсәләр берәм-берәм тормышка ашып киләләр, аның киләчәк турында үз сахабәләренә сөйләгән бөтен хәбәрләре дә дөрес булып чыкты: мәсәлән, мөселманнарның Персия дәүләтен яулап алачаклары, Константинопольнең (бүгенге Стамбул) мөселман шәһәренә әйләнәчәге, монгол-татарларның мөселманнар белән сугышачагы, һәм башкалар – болар барысы да, тарихтан белүебезчә, дөрес булып чыкты. Димәк, Кыямәт көне турында да пәйгамбәребез (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) нәрсә әйтеп калдырган булса, алар да киләчәк. Шуңа күрә әзерләнегез, кешеләр!
Кыямәт көнендә безгә китап биреләчәк – бу китапта безнең бөтен эшләребез дә язылып куелган булыр. Моның турында безгә Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Әй, кеше! Син үз Раббыңа тырышып омтыласың һәм син Аны очратырсың! Кемгә китабы уң кулына бирелсә, ул җиңел хисап белән хисапланыр һәм үзенең гаиләсенә шатлык белән кайтыр. Ә кемгә китабы аркасы ягыннан бирелсә, ул үзенә һәлакәт чакырыр һәм Утта янар. Ул үз гаиләсендә шат иде, һәм, чынлап та, һичкайчан кире әйләнеп кайтмам (кабат терелмәм), дип уйлады. Әмма юк! Раббысы аны күреп тора! Шәфәкъ белән ант итәм! Төн һәм ул җыя торган нәрсәләр белән ант итәм! Һәм тулган вакыттагы Ай белән ант итәм! Һичшиксез, сез бер хәлдән икенче хәлгә күчәчәксез! Әмма нәрсә булды соң аларга, нигә алар иман китерми? Һәм аларга Коръән укылса, нигә алар сәждә кылмыйлар?» («Ярылу» сүрәсе, 84:6-21).
Шулай ук, Кыямәт көнендә безнең эшләребез Мизанда (Үлчәүдә) үлчәнелер. Коръәндә бу турыда шулай диелгән: «...Кемнең үлчәве авыр тартса, ул рәхәт тормышта булыр. Ә кемнең үлчәве җиңел тартса, аның анасы – Упкын. Ә Упкынның ни икәнен сиңа нәрсә белдерер? Дөрләп янган ут ул!» («Куркыныч хөкем» сүрәсе, 101:6-11).
Шулай ук Кыямәт көнендә без Сират, ягъни Җәһәннәм өстеннән корылган күпер аша үтәчәкбез. Иманнары көчле булган мөселманнар аның өстеннән тиз генә үтеп китәр (яшен яисә җил кебек диелә). Ә кемдер җайлап кына, ә кемдер хәтта үрмәләп үтәр (иманнары көчсез булган мөселманнар). Гөнаһлары күбрәк булган мөселманнар исә шушы күпердән аска, Җәһәннәмгә, очып төшәр. Җәһәннәмгә эләккән бу гөнаһлы мөселманнар утта күпмедер вакытка (мәсәлән, 1 елга, 100 елга, 500 елга, 500 000 елга һ. б.) калырлар һәм, тазарынганнан соң, аннан кире чыгарлар (иншәә Аллааһ) һәм Җәннәткә керерләр. Димәк, мөселманнарның ниндидер бер өлеше гөнаһлардан тазарыну өчен Җәһәннәмдә җәзасын алып чыгачак.
Әй, кеше! Үз-үзеңне Кыямәт көненә әзерлә! Изге эшләр эшлә. Ә иң тәүдә Аллаһка иман китер, «Ләәәә иләәһә илләллааһ» сүзләрен дөрес итеп аңла (кара: 3 нче дәрес – «Ләәәә иләәһә илләллааһ» мәгънәсе», 6 нчы дәрес – «Шәһадәтнең шартлары»), Исламның биш рөкенен (фарызын) үти башла (кара: 7 нче дәрес – «Исламның биш нигезе»): намаз укы, ураза тот, зәкят бир, хаҗ кыл. Коръән кушкан бөтен гамәлләрне дә үтәргә тырыш һәм Аллаһы Тәгалә тыйган бөтен эшләрдән дә тыел. Югыйсә син Кыямәт көнендә зур отылышта булырсың. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм) әйткәнчә, Кыямәт көнендә иң тәүдә безнең намазларыбыз каралачак, шуннан соң гына – башка эшләр. Бер яктан якшы гамәлләребез хисапланса, икенче яктан гөнаһларыбыз хисапланыр.
Гөнаһларның иң куркынычы – ул кеше хакы. Бер вакытта да кеше хакына кермәгез! Әгәр кеше хакына кергән булсагыз, Аллаһы Тәгалә сезнең изге гамәлләрегезне алып, шул кешегә бирер. Бу дөньяда кемнедер рәнҗеткән булсаң, ул кеше Кыямәт көнендә синең якшы эшләреңне алыр: синең намазларыңны, уразаларыңны, сәдакаларыңны һәм башкасын. Ә бирердәй саваплы гамәлләрең калмаса, аның гөнаһлары сиңа бүлеп бирелер – ни тиклем нык рәнҗеткәнсең, шул күләмдә. Шуңа да бу дөньяда ук алардан гафу үтенеп калырга, гаебегезне җуярга ашыгыгыз! Һәм тагы да: намаз укыйм, ураза тотам дип тәкәбберләнмә – бәлки, кемнеңдер хакына кереп, шул кешегә син азактан шушы изге гамәлләреңне бирергә тиеш булып чыгарсың (Аллаһ сакласын).
Һәрвакыт Кыямәт көне турында хәтерләп йөрегез! Хисапланачак намазларыгыз турында уйлагыз. «Үлчәвем авыр тартсын өчен җитәрлек изге гамәлләр эшләдем микән?» – дип көн саен уйла. «Кемгәдер бурычлы түгелмен микән?» – дип курык. Гөнаһларың аркасында Җәһәннәм өстеннән корылган Сират күпереннән очып төшә күрмә!
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Әй сез, иман китергән кешеләр! Ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган Уттан үз-үзегезне һәм үз гаиләләрегезне саклагыз!» – ди («Хәрам кылу» сүрәсе, 66:6). Беребез дә Җәһәннәмгә керергә теләмидер. Моны без, шулай ук, тормыш иптәшләребезгә дә, балаларыбызга да, ата-аналарыбызга да теләмибез. Шуңа күрә, дөрес итеп, Коръәнчә яшәгез, гаиләләрегезне дә шуңа өндәгез – Кыямәт көнендә отылучылар арасында булмассыз, иншалла.
(Дини чыганаклардан.)
Читайте нас: