Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 июнь 2019, 00:55

Кеше китә, эше кала

Кеше китә, эше кала
Башкортстан халкы республиканың беренче мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны соңгы юлга озатты.
Бүген Уфаның “Ихлас” мәчетендә Башкортстанның беренче мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны соңгы юлга озату мөрәсиме узды. Мәчет эче һәм ихатада алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Мәрхүмне соңгы юлга озату чарасын Башкортстан Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаручы Айнур Арсланов алып барды. Ул Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны укытучысы дип атады. Аны дөрес яшәргә һәм әхирәтлеккә өйрәтүче остаз диде. “Мәчетләр тыелган, кешеләр өйләрендә дә качып кына намаз укыган ул елларда Нурмөхәммәт хәзрәт чит илләргә чыгып дини белем алды. Тирән белемле, әхлакый саф һәм чиста кеше иде. Ул дини уку йортлары һәм мәчетләр ачты, бик күп имамнар укытып чыгарды, нәзарәттә зур команда тәрбияләде, система булдырды”, – диде.
Башкортстанның дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков мөфтинең конфессияара һәм милләтара дуслыкны үстерүче һәм ныгытучы булуын ассызыклады.
Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы Тәлгать Таҗетдин, Урыс православ чиркәве башы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, республиканың баш раввины Дан Кричевский, Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхаков һәм башкалар чыгыш ясады.
27 ел Башкортстан Диния нәзарәте белән җитәкчелек иткән, республика нәзарәтенең тәүге мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Уфаның мөселман зиратына җирләнде.
Читайте нас: