Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 июнь 2019, 13:24

Гөнаһларыңны сөйләү кирәкме?

Тәүбә итүнең берничә шарты бар:– Гөнаһ кылуны туктату.– Гөнаһ кылганыңа ихлас үкенү. – Башкача гөнаһ кылмаска ниятләү.

Шулай ук:
– Аллаһтан һәрдаим гөнаһларны гафу итүен сорау.
– Тәүбәнең кабул ителүенә өмет итү.
– Кемнедер рәнҗетсәң, аның кичерүен үтенү.
Дөньяда төрле хәлләр була. Үзеңнең гөнаһ кылуыңны аңлау – котылуга беренче адым. Чөнки гөнаһ агу кебек, ул җанны, рухны зәгыйфьләндерә, кешене бәхетсезлеккә илтә. Чын мөселман гөнаһ кы­лудан уттан курыккандай курка. Гөнаһ, кыска гына әйткәндә, Аллаһы Тәгалә әйт­кәннәргә каршы килү ул.
Исламда гөнаһлардан котылу өчен тәүбә итәргә, Аллаһтан кичерү сорарга кирәк.
Тәүбәләрнең кабул ителүе хакында Коръәннең "Фуркан" сүрәсендә ачык әйтелә:
"70. Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды.
71. Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр.
72. Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан хәлдә үтәрләр" (Ногмани тәфсире).
Хәдисләрдә әйтелүенчә, гөнаһ кылсаң, аны кешеләргә, хәтта якыннарыңа сөйләргә ярамый. Шулай ук кемнеңдер гөнаһлы гамәлләре турында сөйләвен кемдер бүтәннәргә таратса, алар барысы да гөнаһлы булыр, диелә.
https://pixabay.com
Читайте нас: