Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 июнь 2019, 14:04

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат
Башкортстан диния нәзарәтенең элекке мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вафат булды. Аңа 72 яшь иде. Мәрхүм белән саубуллашу 27 июнь башкаланың “Ихлас” мәчетендә узачак. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин мөселман зиратына җирләнәчәк.
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин 1946 елның 8 декабрендә Сибай шәһәрендә туган. 1971-75 елларда Бохараның “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә белем ала, аннан укуын Ташкент шәһәренең Имам Әл-Бухари исемендәге Ислам институтында дәвам итеп, аны кызыл дипломга тәмамлый.1980-1982 елларда Сүрия башкаласы Дәмәшкъның “Ислам чакыруы” институтында дини белем ала. 1979-1983 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб, 1983-1992 елларда Уфа җәмигъ мәчетендә имам булып хезмәт итә.
1992 елның 21 августында Башкортстан мөселманнары корылтаенда яңа оешкан диния нәзарәтенә рәис һәм республика мөфтие итеп сайлана.
1994 елдан Русия мөселманнары диния нәзарәтенең Югары координация үзәге әгъзасы.
Өйләнгән, дүрт кыз атасы.
Бүгенге көндә Башкортстандагы 1300 мөселман мәхәлләсенең 737се Башкортстан диния нәзарәтенә карый.
Читайте нас: