Барлык яңалыклар
Иман нуры
14 июнь 2019, 12:34

ӨМЕТНЕ ӨЗМИК ӘЛЕ!

Аллаһ Тәгалә безне Үзенең Китабында өмет өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра. Мәсәлән, бер аятьтә шулай диелә: «Аллаһ рәхмәтенә өметегезне өзмәгез, тик кяферләр генә Аллаһ рәхмәтенә өметен өзә» («Йосыф» сүрәсе, 12:87). «Чынлап та, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә!» ‒ диелә икенче бер аятьтә («Җәелдерү» сүрәсе, 94:5).

Аллаһ Тәгалә безне Үзенең Китабында өмет өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра.
Мәсәлән, бер аятьтә шулай диелә: «Аллаһ рәхмәтенә өметегезне өзмәгез, тик кяферләр генә Аллаһ рәхмәтенә өметен өзә» («Йосыф» сүрәсе, 12:87). «Чынлап та, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә!» ‒ диелә икенче бер аятьтә («Җәелдерү» сүрәсе, 94:5).
Төшенкелеккә бирелмәс өчен нәрсәләр эшләргә?
Мөселманнар өчен түбәндәге киңәшләрне биреп була.
Аллаһка дога кылып тору
Мәсәлән, бер хәдисендә Аллаһ рәсүле (с. г. в.) шулай дигән: «Кем төшенкелеккә бирелә, шул сүзләрне әйтсен: “И Аллаһ, мин – Синең колың, Синең колларың булган ир белән хатынның улы. Минем язмышым ‒ Синең кулыңда. Синең карарларың гадел һәм минем өчен зарури. Үз-үзеңне атаган, яки Китабыңда керткән, яки мәхлукларыңның берәрсенә ачкан, яки бөтенесеннән дә яшергән һәр гүзәл исемең аша Сиңа ялварам ‒ Коръәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры һәм сагыш-зарларымнан котылу чарасы ит!”» (Ибн әс-Сөнни; дөрес хәдис).
Коръәнне еш уку
Аллаһны еш зикер итү
Сабыр кешеләрне көткән бөек әҗер хакында үз-үзеңә хәтерләтеп тору
Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Дөреслектә, сабыр иткәннәргә (Ахирәттә) әҗер-саваплары исәпсез-хисапсыз бирелер», ‒ ди («Төркемнәр» сүрәсе, 39:10).
Шат күңелле, көләч кешеләр белән аралашып тору
Имам Ибн әл-Кайим үзенең «Әл-Вәбил» исемле китабында остазы – Ислам шәехе Ибн Тәймия белән аралашканнан соң ничек итеп дәрт-дарманы артып киткәне хакында бәян итә: «Ибн Тәймиядән дә бәхетлерәк кешене очратканым булмагандыр. Күп вакытын зинданнарда үткәрсә дә, күпме җәбер-золым күрсә дә, ул иң шат, иң миһербанлы, иң киң күңелле һәм иң көләч кеше булды. Аның йөзе һәрвакыт куанычтан балкый иде».
Кешеләр белән мөгамәлә иткәндә йомшак һәм ачык булу
Киләсе хәдисне истә тоту мөһим: «Тәмуг утына хәрәм булган кеше хакында әйтергәме? Ул ‒ ярдәм кулы сузарга әзер, йомшак күңелле һәм игелек күрсәтергә атлыгып торучы кеше» (әт-Тирмизи).
Зур максатлар куеп яшәү
Омтылышлары югары булган кешеләр чыдамлы була, алар тормыш авырлыклары алдында югалып калмый.
Начар уйларны читкә куу
Аллаһ рәсүле (с. г. в.): «Берәр начар ырым-шырым сезне хафага салса, туктап калмагыз, эшегезне дәвам итегез һәм Аллаһка тәвәккәлләгез», ‒ дигән (әл-Бәйһәкый).
Урынлы-урынсыз борчылуларны калдырып тору
Йөрәкне кырган борчулы уйларны күпмедер вакытка калдырып торсаң, соңыннан аларның бөтенләй мәгънәсе югалуы да ихтимал.
Тормыш авырлыкларына зуррак сынаулар алдыннан чыныгу дип карау
Күп бөек шәхесләр фәкыйрьлектә үскән, авыр югалтулар кичергән. Авыр тормыш ‒ киләчәктә булачак зур эшләр алдыннан әзерлек ул.
Үз дәрәҗәңне төшермәү
Тормышта төрле хәлләр була: эштән куылу, хәләл җефетең белән сүзгә килешү, имтихан тапшыра алмау һәм башкасы. Ләкин шундый хәлләрдән соң, эшем уңмый, мин бернәрсәгә дә ярамыйм, дип, бөтен нәрсәгә кул селтәргә ярамый. Андый очракларда игътибарны мәсьәләне чишү юлларын эзләүгә юнәлтү хәерлерәк. Пәйгамбәр дә (с. г. в.) үз дәрәҗәңне төшермәскә, тормыш авырлыкларын үз кимчелекләрең белән бәйләмәскә чакырган. Мәсәлән, бер хәдистә шулай диелә: «Берәү дә: “Иманнан яздым”, ‒ димәсен. “Хаталандым”, ‒ дип әйтегез» (әл-Бохари).
Җәмәгать эшләренә вакыт бүлү
Мәсәлән, хәйрия эшләрендә катнашу, мохтаҗларга ярдәм итү, агач үсентеләре утырту, елга буйларын, урманнарны чүп-чардан чистарту һәм башкасы.
Мәгълүматны «иләк» аша үткәрү
Җир шарының икенче ягында булган хәбәрләр «һә» дигәнче килеп җитә торган заманда бу аеруча мөһим. Бигрәк тә дәрт-дарманны сүрелдерә, төшенкелеккә китерә торган һәртөрле мәгълүмат белән мавыгырга кирәкми. Ә менә фән өлкәсендәге, кеше тормышын җиңеләйтә торган төрле яңа ачышлар белән кызыксынып бару дөньяга уңай караш тудыра, киләчәккә өмет уята.
Мөселман тәү чиратта Аллаһның ярдәменә өмет итә. Ягъни Аллаһның, Китабында Үзе вәгъдә иткәнчә, мөэминнәрне һәрвакыт яклап, ризыкландырып, авыр хәлләрдән чыгу юлын күрсәтеп, хәвеф-хәтәрдән аралап торуына ныклы ышану.
(Интернет һәм дини чыганаклар буенча Д.Булатова әзерләде.)
Фото: https://pixabay.com/ru.
Читайте нас: