Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 июнь 2019, 01:47

Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды

Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка тактаташ ачу чарасы узды
Әлеге тарихи йорт башкаланың Тукай урамында, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында урнашкан. Тактаташ “Берлек” иҗтимагый оешмасы башлангычында куелды. Матди чыгымнарны Камил Әбләзов күтәргән. Тантананы “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина ачты һәм алып барды. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Мәрьям Солтанова рухына дога кылганнан соң чарада Башкортстан халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, “Ихлас” мәчете каршында эшләгән әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина,Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева, морзалар оешмасының “Морзалар хәбәре” гәзите мөхәррире Әнвәр Терегулов, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев һәм башкалар чыгыш ясап Мәрьям Солтанова шәхесенә олы бәя бирде.
Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Белешмә: XIX гасырның икенче яртысы, XX гасыр башларында барлык Идел буе һәм Сембер губернасына билгеле фабрикант Тимербулат Акчурин кызы Мәрьям Солтанова 1859 елда туган. Диния нәзарәте башы, мөфти Мөхәммәдьяр Арслангалигә кияүгә чыкканнан соң ул Уфада яши башлый. Мөселман хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли. Ятим мөселман һәм урыс кызлары өчен балалар йорты, башлангыч мәктәп, мәдрәсәләр һәм китапханә ача. Ятим малайлар яшәгән балалар йортын һәм картлар йортын финанслый. Ул җитәкләгән оешма мөселман хатын-кызларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү, мәгърифәтчелек, хәйрия эшләре белән шөгыльләләнә. Ире үлгәннән соң мөселман хатын-кызлары җәмгыяте эшләгән ике катлы бинаны ятим кызларга балалар йорты итеп бүләк итә һәм аны 1920 елга кадәр финанслый.
1928 елда Мәскәүдә вафат була.
Читайте нас: