Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 июнь 2019, 21:54

Башкортстан Ураза бәйрәмен билгеләде

Башкортстан Ураза бәйрәмен билгеләде
4 июнь Башкортстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләде. Бу көн Башкортстанда ял көне дип игълан ителде. Иң төп чара Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә узды. Чараны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин уздырды. Ураза бәйрәмендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты һәм намаз укыды.
Тәлгать Таҗетдин чараны Русия Президенты Владимир Путинның ил мөселманнарын тәбрикләвен укып ишеттерүдән башлады. Ул, шулай ук, Башкортстан җитәкчелегенең дә котлавын белдерде. Мөфти Ислам шартларын телгә алып, Ураза тотуның фарыз булуы, тыелып торуның авырлыклары, савабы турында сөйләде. Мөфти, шулай ук, мөселманнар өчен мотлак булган хәерләр – фитыр сәдакасы һәм зәкәт турында искә төшерде. Гади кеше бер утырып ашар күләмдә сәдака бирсә, байлар айлык керемнәренең кырыктан бер өлешен түләргә тиешлеген әйтте.
Гает намазында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та халык белән намаз укыды. Бәйрәм хөтбәсеннән соң түгәрәкләнеп басып кул бирешү йоласында мөфти белән янәшә басып, мөсәфәхәдә катнашты.
Бәйрәм чаралары республиканың барлык мәчетләрендә, шул исәптән Уфаның дистәдән артык мәчетендә үткәрелде. Бу көнне башкаланың “Башкортостан” сәүдә үзәге янындагы мәйданда “Балалар Ураза-бәйрәме” дигән чара узды. Анда төрле уеннар, спорт чаралары оештырылды. Бәйрәм балалар Сабантуе рәвешендә үтте.
“Ватан” этнопаркында татар-башкорт артистлары катнашлыгында мәдәни чара тәкъдим ителде. Шунда ук хәләл азыклар ярминкәсе эшләде.
Бәйрәм көнне “Ферзь эшлекле клубы” елдагыча халыкны пылау пешереп сыйлады. Быел алар 10 мең кешене сыйлау максаты куйган.
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: