Барлык яңалыклар
Иман нуры
31 Май 2019, 14:08

Каберләргә венок кую кирәкме?

Соңгы вакытта мөселман зиратлары да венок һәм чәчкәләр белән күмелә башлады. Ләкин, билгеле булуынча, Ислам дине акчаны дөрес сарыф итүне таләп итә һәм исраф итүне тыя. Венок һәм чәчкәләр сатып алу акчаны бушка тоту була. Чөнки үлеләр бу нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Аларга тереләрдән тик Аллаһка алар өчен ярлыкау сорап кылынган дога гына кирәк.

Эльза Маулимшина фотосы.
Эльза Маулимшина фотосы.
Соңгы вакытта мөселман зиратлары да венок һәм чәчкәләр белән күмелә башлады. Ләкин, билгеле булуынча, Ислам дине акчаны дөрес сарыф итүне таләп итә һәм исраф итүне тыя. Венок һәм чәчкәләр сатып алу акчаны бушка тоту була. Кабергә кыйбатлы чәчкә салу белән генә үлгән кешене куандыру мөмкин түгел. Тере чәчәкләр дә берничә сәгатьтән соң ук сула башлый. Венок та күпмедер вакыттан соң үз төсен югалтачак һәм чүп-чар тартмасына ыргытылачак. Искергән веноклар җыелып киткәч, зиратны тәртипкә китерергә, чүп-чар ташучы машинаны чакыртырга кирәк булачак һ. б. Болар барысы да – артык мәшәкатьләр. Нәтиҗәдә, кешеләр артык эш эшли, ә үлгән кешегә моннан бернинди дә файда юк. Чөнки үлеләр бу нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Аларга тереләрдән тик Аллаһка алар өчен ярлыкау сорап кылынган дога гына кирәк. Әгәр ул акчалар мәчет-мәдрәсә һәм балалар йортларын карауга китсә, тере кешеләр куаныр иде.
ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ
Коръәннән берничә сүрә йә аять, мәсәлән, "Фатиха", "Ихләс", "Фәләкъ", "Ән-Нәс" сүрәләре укыла.
Фатиха" сүрәсе:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".
"Ихләс" сүрәсе:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде."
"Фәләкъ" сүрәсе:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде"
"Ән-Нәс" сүрәсе:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс."
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин".
Интернет чыганаклардан алынды. Фото: Эльза Маулимшина.
Читайте нас: