Сулар да саф, татлы бүген –
(Фатыйма ГАЛИЕВА шигыре.)
Рамазан аеның соңгы ун көненең берсендә КАДЕР ТӨНЕ яшеренгән. Хәдисләрдә «Аны (ягъни Кадер төнен) рамазанның соңгы ун көнлегендә эзләгез», диелә. Ә бер хәдистә «Соңгы ун көнлекнең так (нечетный) көннәрендә», дигән өстәмә китерелә.
Кадер төне ни өчен кадерле соң?
Аллаһы Тәгалә бу төндә Коръән-Кәримне иңдергән. Бу төн мең айдан да хәерлерәк. Бу төндә изгелек, бәрәкәт һәм рәхмәт белән фәрештәләр төшә. Бу төн җәзалардан һәм газаплардан имин. Бу төнне һәр кешегә бер еллык тәкъдире (язмышы) билгеләнер.
Бу төнне бәхетлеләрнең гөнаһлары гафу кылыныр. Әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларында әйтелүенчә, «Кем бу төнне әҗер-савапларга өмет белән гыйбадәттә үткәрә, шуның элеккеге гөнаһ эшләре ярлыканыр».
Кадер киче хакында КОРЪӘНдә аерым сүрә бар.
"КАДЕР (КАДЕР КИЧ)" СҮРӘСЕ:
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим. Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә. Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк савабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге белән һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамазан аенда кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил галәйһиссәләм кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.) (Ногмани тәфсиреннән.)
"ДУХАН (ТӨТЕН)" СҮРӘСЕнең 3-6нчы аятьләрендә дә Кадер кичәсе турында әйтелә:
"Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны куркытучы булдык. Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, үлмәк, ризык һәм дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер".
Бу төннең аерым билгеләре бар. Бик тыныч, җилсез, болытсыз булыр, йолдыз да атылмас, агачларның яфраклары да селкенмәс, ә иртән кояш тулган ай кебек, нурсыз күтәрелер, диелә.