Барлык яңалыклар
Иман нуры
19 апрель 2019, 11:49

Бәраәт кичәсе нинди кич ул?

Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган төн булып санала. Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган төн булып санала.
Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Шәгъбән аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: “Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” — дип әйтер” (Ибн Мәҗә).
Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк.
Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр "Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә куәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм", — дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.
Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап "Ясин" сүрәсен уку бик тә саваплы.
Иң мөһиме — бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы.
Бәраәт кичәсендә өч тапкыр "Ясин" ("Йәсин" сүрәсе тулысынча) уку яхшы.
Беренче тапкыр дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:
"Йә Раббым, ният кылдым, дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен "Ясин" сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит". Аннан — "Ясин" сүрәсе, аңардан соң бәраәт догасы укыла.
Икенче "Ясин"не озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:
"Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен "Ясин" укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит" Һәм тагын икенчегә "Ясин" укыла, аннары шулай ук бәраәт догасы.
Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:
“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.
Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.
Бәрәат догасы
Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.
(Текст Интернеттан алынды. Фото: https://pixabay.com/ru)
Читайте нас: