Аллаһ Тәгалә Коръән-Кәримнең күп аятьләрендә безгә бу тормышның хакыйкатен бик матур итеп аңлатып биргән. Акылы булган һәр мөселман бу дөньяның дәрәҗәсен, аның хакын, хакыйкатен белеп яшәргә тиеш.
Мәсәлән, күрше авылга гына барырга ниятләнгән кеше юлга күп итеп ашамлык, эчемлек һәм кием-салым алса, кешеләр аңа: «Нишләп шулкадәр әзерләнәсең? Юл бит кыска!» – дип әйтәчәк. Ә ерак юлга җыенган кеше, үзе белән бернәрсә дә алмыйча, күрше авылга барган кебек кенә әзерләнсә, кешеләр аңа: «И син, ерак юлга әзерләнми чыгасыңмыни?» – дип әйтәчәк.
Кызганычка каршы, күп кеше бу дөньяның хакыйкатен аңлап җитә алмый: кыска тормышка мәңгелеккә әзерләнгән кебек әзерләнә, ләкин мәңгелек тормышка бер-ике көнгә генә яшәргә барган кебек җыена, яки хәтта, ул тормыш һич юк, дип, аңа бөтенләй әзерлек күрми. Шушы инде чын акылсызлык! Мөэмин мөселманнарны исә бер сыйфат аерып тора, ул да булса – өмет. Ягъни алар теге дөньяга өметләнеп яши, Аллаһ Тәгалә белән очрашуга өмет итә. Менә шушы өмет турында бүгенге хөтбәбез.
Аллаһ Тәгалә «Юныс» сүрәсенең 7-8нче аятьләрендә шулай дип әйтә: «Безнең белән очрашырга өмет итмәгән, дөнья тормышына канәгать булып, анда тынычлык тапкан һәм аятьләребездан гафил булган кемсәләрнең, кылган нәрсәләренә (гөнаһларына) күрә, мәңгелек кайтыр урыны Ут булачак».
Аллаһ Тәгаләнең: «Безнең белән очрашырга өмет итмәгән…» ‒ дигән сүзләренә кайтыйк. Нәрсә соң ул өмет? Мәсәлән, «Мин бай булырга өметләнәм», ‒ ди берәү һәм моның өчен сәбәпләр хәстәрли. «Мин галим булырга өметләнәм», – ди икенче берәү һәм моның өчен күп укый. «Чирләмәскә өметләнәм», – ди бүтән берәү һәм дарулар эчә. Кемдер: «Балаларым булыр, тәүфыйклы булырлар, дип өмет итәм», – дип өйләнә һәм балаларын тәрбияли. Бу дөньяда өметсез кеше юк, һәркем нәрсәгәдер өметләнә. Аллаһ Тәгалә сүзләренә ярашлы, мөселманнар исә, бу дөньяда бай булырга, гаилә корырга, балалар тәрбияләргә өметләнгән кебек, Аллаһ Тәгалә белән очрашуга да шулай ук (хатта аңардан да ныграк) өмет итәргә тиеш.
«Безнең белән очрашырга өмет итмәгән, дөнья тормышына канәгать булып, анда тынычлык тапкан…» – дип тасвирлый Аллаһ кайбер берәүләрне. Әйе, Аллаһ Тәгалә бар иткән дөньяда яшәсәләр дә, Аның белән очрашуга өметләнмәгән кешеләр бар. Бу дөньядан гына канәгать булу ‒ аларга хас сыйфат. Аларның йөрәкләре фани дөнья белән генә тынычланган, алар Аллаһның аятьләре, дәлилләренә карата битараф. Андыйларга Аллаһ, «аларның кылган гамәлләренә күрә, Ут газабы әзерләдем», ди.
Шулай итеп, кяферләр: «Миңа теге дөньяда булган җәннәтләр кирәкми, миңа бу дөньясы да җитә», – ди. Чиксез байлыкны, мәңгелек тормышны калдырып, фани, бәләкәй генә нигьмәтләргә риза булган алар һәм шуңа канәгать булып яшәиләр. Ә мөселманнар исә: «Бу дөнья – минем өчен бер тормыш, ләкин теге дөньяда мине әйбәтрәк тормыш көтә», – ди һәм шуңа өметләнә.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең ﷺ, сәхабәләре, берәр кеше үлсә: «Аңа алмашка бу дөньядагы торлагыннан яхшырак торак, бу дөньядагы гаиләсеннән яхшырак гаилә, бу дөньядагы хатыныннан яхшырак хатын бир!» ‒ дип дога кылыр булган. Карагыз әле аларның догаларына!
«Монысын ашап карарга иде, тегесен тәмләргә иде, менә шундый зур өйдә яшәп карарга иде, менә шундый матур балалар тәрбияләргә иде…» – күп кеше шушындый нәрсәләргә өметләнә. Ә бит безгә, мөселманнарга, теге дөньяга өметләнеп яшәргә кирәк. Әгәр дә шулай итмәсәк, теге дөньяның мәңгелек рәхәтлекләре турында уйланмасак, нәрсә була? Бу дөнья белән риза булдык һәм йөрәгебез шуның белән тынычланды дигән сүз. Ә бит мөэмин мөселманнарның сыйфатлары түгел бу.
Аллаһ Тәгалә шул ук сүрәнең 11нче аятендә болай ди: «Әгәр Аллаһ кешеләргә алар яхшылык килүен ашыктырган кебек яманлыкны да тизләткән булса, аларның әҗәле җиткән булыр иде» («Юныс» сүрәсе, 10:11).
Барыбызга да сорау: «Миңа Аллаһ Тәгалә яманлыкны яхшылыкка караганда күбрәк бирә», – дип әйтә алган кеше бармы арабызда? Юктыр андый кеше. Булса да, бик сирәктер. Чөнки Аллаһ Тәгалә биргән яхшылык Ул биргән яманлыктан күбрәк. Меңләгән, миллионлаган тапкырга күбрәк. Кемдер безнең арабызда: «Миңа яхшы хәбәрләргә караганда яман хәбәрләр күбрәк килә», – дип әйтә аламы? Берсе дә алай дип әйтә алмый. «Саулыкка караганда чирле чакларым күбрәк», – дип әйтергә дә хакыбыз юк. Чөнки күп вакытыбызда без сәламәт, күп вакытыбызда, әлхәмдүлилләһ, мохтаҗ түгелбез. Бары тик кыска гына вакытларда Аллаһ Тәгалә безне сынап карый.
Дөньяның фани, вакытлыча булуын онытмыйк. Аңа без дөрес бәһа бирергә тиешбез. Дөрес бәһа бирсәк, ин шәә Аллаһ, монда да, Ахирәттә дә бәхетле булачакбыз. Дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Чөнки: «Бу дөньядагы өлешеңне дә онытма», – дип әйткән бит Аллаһ Тәгалә («Кыйсса» сүрәсе, 28:77). Әмма бөтен баш белән, бөтен уй-акыл белән, бөтен күңел белән фани дөньяга чуммаска куша Раббыбыз.
Уфа районы, Миловка авылы.
("Безнең Вакыт" гәзитеннән.)
Фото: https://pixabay.com/ru