1. Сәдака бирү мал-мөлкәтне ишәйтә, ризыкны арттыра.
2. Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә. Ягъни сәдака ‒ чирдән дәва.
3. Сәдакага юмарт булу ‒ иманлылык билгесе.
4. Сәдака бирү ‒ тәкъвалыкка ирешүнең бер сәбәбе.
5. Сәдака җанны сафландыра һәм аның дәрәҗәсен арттыра.
6. Сәдака Кыямәт көнендә аны бирүчегә күләгә булачак.
7. Сәдака бирү ‒ Мөхәммәт пәйгамбәрнең ﷺ холык-фигыле.
8. Сәдака бирү туган-тумача арасын ныгыта.
9. Сәдака бөтен начар нәрсәләрдән саклый һәм Раббының ачуын баса.
10. Сәдака ‒ каты бәгырьлелектән дәва. Каты бәгырьлелеккә зарланган бер кешегә Аллаһ рәсүле ﷺ ятимнең башыннан сыйпарга һәм мохтаҗларны ашатырга киңәш иткән.
11. Сәдака ‒ Тәмуг утыннан котылуның бер сәбәбе.
12. Сәдака хата-гөнаһларны җуя.
13. Сәдака бирү – Аллаһның сөюенә ирешүгә бер сәбәп.
14. Фәрештәләр сәдакага юмарт кеше өчен көн саен дога кылып тора.
15. Кайсыбер сәдака өчен әҗер-саваплар кешегә аның үлеменнән соң да язылып тора.
16. Сәдакага юмарт булу ‒ Оҗмахка керүнең бер сәбәбе.
Фото: https://pixabay.com/ru.