Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 март 2019, 12:31

ИБРАҺИМ ПӘЙГАМБӘР ТАРИХЫ

...Ибраһим пәйгамбәр үз кабиләдәшләренә күк җисемнәренең илаһ итеп алуга да, гыйбадәт кылуга да лаек түгел икәнен аңлата. Чөнки алар үзләре бар ителгән. Алар кайсыбердә күк йөзендә килеп чыга, кайсыбердә күздән югала. Аллаһ Тәгалә исә һичкайчан югалмый, Ул мәңге, Аңардан хәтта яшеренеп булмый. Ул – безнең Раббыбыз һәм бердәнбер Илаһыбыз...

Учалы районының Ахун авылы мәчете.
Учалы районының Ахун авылы мәчете.
Ибраһимның күк җисемнәренә табынган кешеләр белән сүз көрәштергәне
Коръәннең «Мал-туар» сүрәсендә Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһис-сәләм) күк җисемнәренә табынган кабиләдәшләре белән ничек сүз көрәштергәне хакында бәян ителә.
Бу бәхәс караңгы төндә башланып китә. Тәүдә Ибраһим күк йөзендәге иң якты йолдызны таба да: «Бу – минем Раббым!» – дип әйтә. Ул бу сүзләрне күз буяр өчен генә әйтә. Чынында исә бу сүзләрдә «Ярый, бу йолдыз минем Раббым, ди. Ләкин ул гыйбадәткә лаекмы икән, аның илаһилыгына дәлилләр бармы икән, шуны карыйк әле» дигән мәгънә яткан була. Акылы булган кеше үз нәфесен өстен куймас, катгый дәлилләргә таянмый торып һәрнәрсәне үзенә илаһ итеп алмас. Пәйгамбәр дә шушыны үз халкына җиткерергә тели. Теге иң якты йолдыз күк йөзеннән юк булгач, Ибраһим: «Мин югала торган нәрсәләрне яратмыйм» , – ди. Бу сүзләрдә исә шундый мәгънә ята: «Мин үзләренә табынганнарны ташлап киткән илаһларны яратмыйм. Хак илаһ үзенә табынган кешеләрне хәстәрләп торырга, аларның көндәлек эшләре белән идарә итәргә тиеш. Ә кешеләрне күпмедер вакытка калдырып торган илаһ гыйбадәткә лаекмы соң?! Аңа гыйбадәт кылу башка сыя торган эшмени?!».
Аннан Ибраһим яңа калыккан айга күрсәтә дә, янә: «Бу – минем Раббым!» , – дип әйтә. Анысы да офык артында яшеренгәч: «Әгәр Раббым мине туры юлга күндермәсә, адашкан кешеләрнең берсе булып калырмын» , – ди. Ягъни Ибраһим үзенең Раббыга нык мохтаҗ булуын, әгәр Ул һидаять бирмәсә, башка беркем дә туры юлга күндермәячәген әйтергә тели.
Таң атып, кояш калккач, Ибраһим: «Бу – минем Раббым! Ул зуррак» , – дип әйтә. Ләкин кояш та баегач, болай ди: «И халкым! Сезнең ширек кылуыгызга минем кысылышым юк. Дөреслектә, мин, хәниф булып, йөземне күкләрне һәм җирне бар иткән Затка юнәлттем, һәм мин мөшрикләрдән түгел!» .
Моны ишеткән кешеләр пәйгамбәр белән сүз көрәштерергә тотына. Моннан бигрәк, алар аны үзләренең ялган илаһларының җәзасы белән куркыта. Ибраһим исә, «Сез Аллаһка тиңдәшләр куюдан курыкмаганда мин сез тиңдәшләр итеп алган нәрсәләрдән ничек куркырга тиеш?» дип, аларга бәхәсләшергә дә урын калдырмый.
Шулай итеп, Ибраһим пәйгамбәр үз кабиләдәшләренә күк җисемнәренең илаһ итеп алуга да, гыйбадәт кылуга да лаек түгел икәнен аңлата. Чөнки алар үзләре бар ителгән. Алар кайсыбердә күк йөзендә килеп чыга, кайсыбердә күздән югала. Аллаһ Тәгаләгә килгәндә исә, Ул һичкайчан югалмый, Ул мәңге, Аңардан хәтта яшеренеп булмый. Ул – безнең Раббыбыз һәм бердәнбер Илаһыбыз.
Ибраһимның сынташларны җимергәне
Бервакыт Ибраһим пәйгамбәр сынташларга табынган кешеләргә алар барган юлның никадәр нигезсез булуын күрсәтергә була. Тәүдә ул алардан: «Сез табынган бу сыннар нәрсә ул?» – дип сорый. Ягъни үзегез ясаган бу сынташлар кем ул, нәрсәсе белән гыйбадәткә лаеклар, кайда сезнең акылыгыз, дип әйтергә тели пәйгамбәр. Кешеләр исә: «Без ата-бабаларыбызны аларга табынган хәлдә очраттык» , – дип әйтүдән башка дәлил китерә алмый.
Шуннан пәйгамбәр хәйлә белән эш итәргә була һәм «Аллаһ белән ант итәм! Сез киткәннән соң мин, һичшиксез, сезнең сыннарыгызга карата хәйлә корачакмын» дип уйлап куя. Ниндидер бәйрәм көнне шәһәрдә бер кеше дә калмый, һәм Ибраһим үзенең хәйләсен тормышка ашырырга була. Ул ипләп кенә сынташлар янына килә дә, алар алдында кешеләр китергән төрле-төрле корбанлык сыйларны күреп, мыскыллы көлү белән аларга: «Ашамыйсызмыни сез?» – ди. «Нәрсә булды сезгә? Нигә сөйләшмисез?» – дип, көлүен дәвам итә һәм, уң кулына чүкеч алып, тегеләрне кыйратырга тотына. Шул рәвешле пәйгамбәр кешеләргә бу ялган илаһларның никадәр көчсез булуын күрсәтергә тели. Ибраһим аларның бөтенесен дә җимереп чыга, ләкин иң төп сынташны гына имин калдыра.
Бәйрәмнән кайткач, бу күренешкә шаһит булган кешеләр: «Кем безнең илаһларыбыз белән моны эшләде? Ул, һичшиксез, залимнәрдән!» – дип ярсырга тотына. Әгәр дә алар чынлап та фикерли белгән кешеләр булса, потларның шундый хәлдә калуы аларның көчсезлегенә дәлил булыр иде. Ләкин аларның аңнарын томалаган наданлык аларга хакыйкатьне аңларга комачаулый. Шулвакыт Ибраһимның сынташларга табынудан баш тартырга өндәп йөрүе кешеләрнең исенә төшә. «Кешеләр күзе алдына китерегез аны» дип, аны бөтен халык алдына китерергә кушалар.
Шулай итеп, Ибраһим да үзенең максатына ирешә, чөнки ул бөтен кеше алдында мөшрикләрнең инанычларын фаш итәргә теләгән була. Бөтен халык алдында килеп баскан пәйгамбәрдән: «И Ибраһим! Безнең илаһларыбыз белән моны син эшләдеңме?» – дип сорыйлар. «Юк, моны аларның иң олысы эшләде. Әгәр сөйләшә алсалар, аларның (потларның) үзләреннән сорагыз» – дип, пәйгамбәр җимерелми калган сынташка төртеп күрсәтә. Моны ишеткән кешеләр бер-берсенә караша: «Сез үзегез – залимнәр!» – дип, беразга каушап кала. Ибраһимның сүзләре аларны уйга салса да, бу озакка бармый. Күп тә үтми, «Боларның (потларның) сөйләшмәгәнен син белә идең бит» – дип, алар пәйгамбәрдән җавап таптыруын дәвам итә. Ибраһим исә: «Аллаһны куеп, сезгә һичбер файда да, зыян да китерә алмаган нәрсәләргә табынасызмыни сез?» – дип әйтә.
Пәйгамбәргә каршы әйтерлек бернинди дәлил ишарәте калмагач, кешеләр сүз көрәштерүдән көч куллануга күчә. «Аны (утта) яндырыгыз һәм (шул рәвешле) илаһларыгызга ярдәм итегез!» – дип, алар Ибраһимны коточкыч җәзага тарттырырга һәм шуның белән үчләрен кандырырга була. Моның өчен алар бер зур мәйданга таба алганча утын китереп өяләр дә ут төртеп җибәрәләр. Утның кызуы шулкадәр көчле була, аңа хәтта якын барырлык булмый. Шуңа күрә Ибраһимны утка катапультадан атып ташларга булалар. Учак әзер булгач, пәйгамбәрне бәйлиләр дә, аны катапультадан атып җибәрәләр. Хәдисләрдә әйтелүенчә, утка табан очып барган чагында Ибраһим: «Безгә Аллаһ җитә, һәм Ул – иң шәп Яклаучы!» – дип әйтә. Шулчак Аллаһ Тәгалә утка: «И ут! Ибраһим өчен салкын һәм котылу бул!» – дип боера, һәм ут Ибраһимга бернинди зыян китерми.
Шулай итеп, мөшрикләр Ибраһимны җиңәргә уйлый, ләкин ахырда үзләре бернинди ярдәмчесез кала һәм җиңелә. Алар бу дөньяда ук Аллаһның җәзасын татый, ә Ахирәттә аларга мәңгелек ут әзерләнгән. Аллаһның яраткан бәндәсе Ибраһимга һәм аның артыннан ияргән кешеләргә килгәндә исә, алар – ике дөньяда да уңышка ирешүчеләр.
Ибн Кәсирнең «Рассказы о пророках» китабы һәм Коръән тәфсирләре буенча.
("Безнең Вакыт" гәзитеннән.)
Читайте нас: