Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 февраль 2019, 16:11

Әрвахларга ничек дога багышларга?

Әрвахларга дога багышлау
Бисмилләһ-ир-рәхман-ир-рахим!
Илаһи багышладым, Раббым. Үзеңнең ризалыгың өчен, ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә хасил булган әҗер савапларны, хаталыкларын, кимчелекләрен гафу иткән хәлдә киң рәхмәтең илә кабул итсәң икән.
Ошбу укылмыш кәлям шәрифләрдә булган әҗер савапларны хаслап дога кылабыз. Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиәссәламнең рухлары шәрифләренә һәм дә аның әһле әүлияларының рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Һәм дә атабыз Адәм илә анабыз Һава Разый Аллаһу ганһеләренең рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Һәм дә газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанамның, кадерле кайнатамның рухлары шәрифләренә ирештер. Һәм дә кадерле кыз туганнарымның, кадерле ир туганнарымның рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде. Һәм дә өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухлары шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым! Ошбу укылмыш кәлям шәрифләренең хакы хөрмәтенә һәр гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяви, ахирәви изге морадларыбызга ирешергә насыйп ит. Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләре каршыласа иде.
Әй, Раббыбыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге нигъмәтләр биргел. Вә һәм безне җәһәннәт газабыннан саклагыл.
Бу багышлауны вакытың булса һәрбер намаз артыннан укырга ярый.
(Чыганак: Сибгатуллина Ә.Т. Татар дини-суфи әдәбияты: югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма. – Казан: Казан. ун-т, 2013. – 163-164 бб.)
Читайте нас: