Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 февраль 2019, 12:12

Чисталык – иманның яртысы!

Тәһарәт, госел, истинҗә, мәсех, тәяммем нәрсә ул?Болар хакында Уфа шәһәренең “Ихлас“ мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемен йөрткән Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Фатыйма Габделхалик кызы ФАТКУЛЛИНА аңлатып бирә.

Ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез тоткан Ислам дине турында бүген күпләребез ныклап белеп бетерми. Мисалга, тәһарәт турында яшьләрдә мәгълүмат шактый аз. Сәламәтлек өчен файдасы зур булган бу гамәл турында кыскача аңлатма бирүен үтенеп, без Фатыйма Габделхалик кызы ФАТКУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек. Фатыйма ханым – Уфа шәһәренең “Ихлас“ мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемен йөрткән Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Исламда чисталыкка аерым игътибар бирелә. Ни өчен?
Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә пакьләнүчеләрне һәм тәүбә кылучыларны ярата”, – дигән сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм (с. г. с.): “Чисталык – иманның яртысы”, – дигән. Шулай ук: “Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс”, “Ислам пакьлек өстендә төзелгән”, – дигән хәдисләр дә чисталык-пакьлекнең мөселман өчен никадәр мөһим икәнен аңлата.
Унбер гасырдан артык Ислам динендә тәрбия алган милләтебез бу җәһәттән һәрчак мәгълүматлы булган. Татар авылларның чисталыгы һәм күркәмлеге хакында тарихи чыганакларда еш искә алына.
Әмма 70 еллап динсезлек афәтендә кичерелгән вакыт үзенең тискәре эзен калдырды. Табигый хаҗәттән пакьләнү, комган белән бәдрәфкә йөрү, тәһарәт алуга кайберәүләр: “Искелек калдыгы, бу безнең өчен мөһим түгел”, – дип, бераз көлеп карый. Чөнки әдәби әсәрләрдә, спектакльләрдә бу хакта даими мыскыллап, хурлап сөйләнде. Ә бит чисталыкның кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлегенә никадәр уңай йогынты ясавы хакында медицина да, фән дә көне-төне кабатлап тора.
Шундый хәдис тә билгеле. Кыямәт көнендә фәрештәләр: “Кайда Мөхәммәт (с. г. с.) өммәте?” – дип, иң беренче булып өммәтебезне исәп-хисапка чакырыр. Шулвакыт кул-аякларында тәһарәт эзләре нурланып-балкып, йөзләре яктырып торган кешеләр уртага чыгып, пәйгамбәребезгә иярерләр“. Тәһарәт алган өчен мөселманнарны ике дөньяда да игелек-әҗерләр көтә, иншаллаһ.
Истинҗә тәһарәттән ничек аерыла?
Бу ике гамәлне еш кына бутыйлар. Еш кына олы апаларның комган белән бәдрәфкә чыгып кергәннән соң: “Тәһарәт алып кердем”, – дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Бу тәһарәт түгел, нәкъ менә истинҗә була. Тәһарәт бозылса, тәһарәт алдыннан башкарыла торган гамәл. Димәк, истинҗә – кече я олы йомышны үтәгәннән соң юыну ул.
Истинҗә кылу тәртибе ничек?
Аның исә кануннары түбәндәгечә:
1. Бәдрәфкә сул аяк белән керү;
2. Керер алдыннан тышкы якта: “Бисмилләәһ”, – дип әйтү.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.) әйтте: “Кешенең бәдрәфкә кергәндә “Бисмилләәһ” дип әйтүе, җеннәрнең күзләре белән кешеләрнең гаурәтләре (күрсәтергә ярамаган, оят җирләре) арасында пәрдә булыр” (Тирмизи һәм Ибн Мәҗәһнең хәдис җыентыкларыннан). Ул (с. г. с.) үзе бәдрәфкә кергәндә: “Аллаһүммә иннии әгүүзү бикә минәлхубси вәл-хабәә-ис” дигән доганы укыган (Йәә Аллаһ, Сиңа ир һәм хатын җенесендәге җен-шайтаннардан сыенам (Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Бәдрәфләр – шайтаннар һәм җеннәр җыела торган урын, шуңа күрә пәйгамбәребез (с. г. с.) аларның яманлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенырга чакырды. Бәдрәфтә бер сүз дә әйтелми. Гомумән, анла сөйләшергә, озак торырга тырышырга кирәкми.
Чыккач: “Гуфранәкә”, – диелә, ягъни “Синең гафу итүеңне сорыйм” мәгънәсендәге дога укыла.
3. Хаҗәтханәдә кече яисә олы йомышны үтәгәннән соң, сул кул белән гаурәт юыла, махсус чүпрәк белән корытыла. Чыккач, кулны яхшылап сабын белән юабыз.
Истинҗә кылу тәртибе менә шушы була. Биредә су никадәр кирәк булса, шулкадәр күләмдә кулланыла, исраф саналмый.
Салкынча су белән истинҗә кылу – җенес әгъзалары, бәвел юллары һәм туры эчәк авыруларын, аеруча геморрой авыруын дәвалау һәм искәртү чарасы да.
Тәһарәт нәрсә ул?
Намаз укырга я кулына тотып Коръән укырга ниятләгән кеше тәһарәтле булырга тиеш. Аның тәүге шарты – ният. Истинҗә кылып, кулларны юганнан соң, “Бисмилләәһ” дип әйтеп, күңелдән тәһарәт алырга ниятлибез. «Әй, мөэминнәр, намаз укырга ниятләгәч, йөзегезне, терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башыгызны мәсех итеп, тубыкларга кадәр аякларыгызны юыгыз», – диелә “Мәидә сүрәсе“нең 6нчы аятендә.
Тәһарәтнең үз тәртибе бар:
1. Өч тапкыр беләзекләргә кадәр ике кул юыла.
2. Өч тапкыр авыз чайкала.
3. Өч тапкыр уң кул белән борынга су алына, сул кул белән сеңгерелә.
4. Маңгайдагы чәчләр яныннан алып ике колакка һәм ияк астына кадәр өч мәртәбә юыла. Сакал яисә мыек булса, бармаклар белән аларга су тидерелә.
5. Өч тапкыр терсәкләргә кадәр ике кул юыла.
6. Ике кул чугын суга чылатып, иң элек уч төпләре белән – баш, имән бармаклар белән – колак эчләре, баш бармаклар белән – колак арты, соңыннан кул чукларының арты белән муен сыпырыла.
7. Иң ахырда тубыкларга чаклы (аларны “шайтан ашыгы” да диләр) ике аяк уңнан сулга юыла.
Менә болар – тәһарәтнең фарызларын һәм сөннәтләре.
Бик ашыккан яисә намаз вакыты чыгудан курыккан чакта тәһарәтнең фарызларын, ягъни мотлак шартларын гына үтәргә мөмкин. Алар бик җиңел:
1. Бер тапкыр бит юыла.
2. Бер тапкыр терсәкләргә кадәр ике кул юыла.
3. Бер тапкыр башның чирегенә мәсех кылына (юеш кул белән сыпырыла.
4. Тубыкларга кадәр ике аяк юыла (итек өстеннән мәсех кылына).
Аякны еш юу бик читенгә туры килә түгелме?
Аеруча безнең шартларда, кышын аякны су белән юмыйча, мәсех кылу мөмкинлеге бар.
Мәсех – тубыкны һәм аякның шул өлешен каплый торган итекне (читекне) салмаган хәлдә итек өстеннән юешләп сыпыру. Ләкин итек тәһарәтле вакытта киелгән, күннән эшләнгән булырга тиеш. Кул бармаклары суга чылатылып, ике кулның өч урта бармаклары читекләрнең өстенә тидереп, тубыкларга кадәр сыпырыла, шуннан соң читекләр өстендә өч бармактан калган юеш сызык эзләре хасил була.
Тәһарәтне нәрсәләр боза?
Тәһарәтне бозучы хәлләр берничә:
1. Гаурәттән ни дә булса (нәҗес, бәвел, һава) чыгу.
2. Җәрәхәттән кан, эрен яисә сары су агу.
3. Борын канау.
4. Косу.
5. Ятып яисә сөялеп йоклау.
6. Аңны югалту.
7. Намаз эчендә көлү.
Тырнаклар буялган булса, тәһарәт дөресме?
Хәзерге хатын-кыз тырнакларына лак буяп йөрергә ярата. Ләкин, лак аша су үтмәгәнлектән, бу очракта тәһарәт тулы булмый, болай укылган намаз да кабул булмый дигән сүз. Кызганыч ки, кайчакта мәетләрне дә тырнакларындагы лакны сөртмичә юып җирлиләр. Бу очракта мәрхүмәнең соңгы госеле камил булмый.
Госел нәрсә ул?
Кеше тиешенчә истинҗә кылып пакьләнмәсә, җир өстендә пычрак йөри. Пәйгамбәребез (с. г. с.) бер зират кырыннан үтеп барганда шундый сүзләрне әйтте: “Менә бу ике кабердәге кешеләр кечкенә гөнаһлар өчен газапланып ята. Берсе бәвелдән пакьләнмәгән, икенчесе гайбәт сөйләгән”. Госел белән дә шундый хәл килеп чыга. Госел кылмаган кеше җир өстендә пычрак хәлендә йөри, җир андый кешеләргә ләгънәт кыла.
Госел ул – баштан-аяк коену, бөтен тәнне юу.
Госел алу тәртибе:
1. Уң кул белән су алып авыз эчен чайкау.
2. Уң кул белән борынга су алып, сул кул белән сеңгереп борын эчен чайкау.
3. Коры урын калдырмыйча бөтен тәнне юу.
Госелне кайчан алу тиеш?
1. Җөнеб булу (якынлык кылу, йоклаганда җенес әгъзасыннан сыеклык килү, шәһвәт вакытында мәни чыгу).
2. Хатын-кызларда күрем тәмамлану.
3. Хатын-кызларның бала тапканнан соң килә торган канның туктавы.
Менә шушы хәлләрдән соң кешеләрнең һәр җире пычрак була. Бу хәлдә Коръән уку, намаз уку, мәчеткә керү, тәһарәт алмыйча ашау-эчү хәрамга якын, тыелган эш. Шуның өчен аңа мөмкин кадәр тиз арада госел алып пакьләнү кирәк.
Сәфәрдә, ягъни юл йөргәндә ничек тәһарәт алырга?
Бу мәсәлә еш кына проблемалар тудыра. Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән кайбер төбәкләрендә истинҗә алу өчен бәдрәфләрдә комганнар куелган. Татарстанның олы юл буйларындагы бәдрәфләрендә дә очратырга була аны. Казан кирмәне бәдрәфендә исә заманча махсус җайланмалар – гигиеник душ бар. Бу кирәкле, файдалы яңалык, бәлки, безгә дә килеп җитәр. Ләкин комган түгел, Уфада, республика аша үткән олы юл буйларында хәтта бәдрәфләр җитешми. Бу очракта инде су алып юыну өчен үзең белән кечкенә кавырсын шешә йөртергә мөмкин. Инде берничек тә су белән тәһарәт алу мөмкинлеге булмаса, тәяммем алырга була.
Тәяммем нәрсә ул?
Тәяммем – чиста җир заты (туфрак, ком, тузан, балчык, таш) белән чистарыну. (Агач, үлән, тимер кебек нәрсәләр җир затыннан саналмый.)
Аның тәртибе:
1. Тәяммемне намаз уку нияте белән башкару.
2. Чиста җиргә ике уч белән сугу.
3. Учлар белән йөзне сыпыру.
4. Тагын шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру.
Тәһарәтне боза торган нәрсәләр тәяммемне дә боза. Шулай ук су белән тәһарәт алу мөмкинлеге була торып, тәяммем алу дөрес булмый.
Читайте нас: