Без сынаулардан куркырга тиешбезме? Бу фани дөнья үзе үк сынаулар оясы булгач, алардан качып котылу мөмкинме? Без бөтенебез дә, ирексездән, һәртөрле авырлыклардан качарга, һәртөрле бәла-казалардан якыннарыбызны һәм мал-мөлкәтебезне араларга әзер генә торабыз. Ләкин вакыты-вакыты белән югалтулар да була, өлешебезгә төрле авырлыклар да төшеп тора. Ни хәл итәсең, җирдәге тормышыбызның асылы шуннан гыйбарәт.
– Иң авыр сынаулар пәйгамбәрләр өлешенә төшә, – диелә бер хәдистә, – ә аннан – алардан кала иң лаеклылар өлешенә. Кеше иманына күрә сынала: иманы көчленең сынаулары да олы, ә иманда җитешсезлек булса, сынаулар да иманга ярашлы гына төшә. Кеше җирдә гөнаһсыз йөри башлаганчыга кадәр сынаулар аны калдырмый (әт-Тирмизи).
Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сүзләрендә күпме хикмәт һәм тирән мәгънә ята! Без исә бу хәдистән чыккан өч төп нәтиҗәне карап үтик.
Беренчедән, сынаулар кешене гөнаһлардан чистарта. Теләсә нинди кайгы-хәсрәт, зур булсынмы ул, бәләкәйме, хәтта энә чәнчелсә дә, кешенең язык эшләрен җуя һәм коточкыч Хөкем көнендә булачак хисапны җиңеләйтә. Моннан бигрәк, әгәр мөэмин кеше авырлык килгәннән соң сабыр булса һәм гөнаһларыннан тәүбә итсә, Аллаһ аны тагын да зуррак югалтулардан саклый.
Сынауларны Раббы тарафыннан җибәрелгән мәрхәмәт дип тә кабул итәргә кирәк. Чөнки, әгәр кеше гөнаһ кылса, иң тәүдә Аллаһ аңа тәүбә итеп кире туры юлга кайтырга мөмкинчелек бирә. Аннан Ул кешегә төрле ишарәләр җибәрә, мәсәлән, аны изге кешеләр белән уратып ала. Алар исә аны төзәлергә чакыра, аңа үгет-нәсыйхәт бирә. Әгәр дә инде кешене начар эшләрдән бернәрсә дә туктатмаса һәм гөнаһлар аның Раббысы белән бәйләнешенә хәвеф белән яный башласа, Аллаһ аны, Үз мәрхәмәтенә ярашлы, җиңелчә генә сынауга дучар итә. Без еш кына авырлыкларга зарлансак та, Коръәндә әйтелүенчә, Аллаһ әле күп хаталарны безгә гафу итә. Әгәр дә мөэмин кешене «уятыр» өчен җиңелчә генә югалтулар җитә икән, әлбәттә Аллаһ шуның белән генә чикләнә һәм аны каты җәзаларга дучар итеп тормый.
Икенчедән, сынаулар изге кешеләр, хәтта пәйгамбәрләр өлешенә дә төшә. Мәсәлән, Аллаһтан, улыңны корбан ит, дигән әмер алган Ибраһим пәйгамбәрне (галәйһис-сәләм) искә төшерү дә җитә.
Пәйгамбәрләр кичергән михнәтләрне гади кешеләр күтәрә алмас иде, мөгаен. Ибраһимның мөшрикләр тарафыннан утка атылуы, Якуп пәйгамбәрнең иза чигүләре, Йосыф пәйгамбәрнең ничәмә еллар буе төрмәдә утыруы, Әюп пәйгамбәрнең авыруы... Күп пәйгамбәрләргә төшкән сынаулар берничә елга гына түгел, йөзәр елларга сузылган. Аллаһның аларга карата хәстәрлеге генә авырлыкларга каршы торырга ярдәм иткән.
Ни өчен Аллаһ Тәгалә Үзенең иң яхшы колларына шундый кыенлыклар җибәрде икән? Әгәр кешеләр шушы сорау өстендә фикер йөртсә, бу фани дөньяның ярты тиен дә тормавына инаныр иде. Аның каравы, сынаулар аша Аллаһ пәйгамбәрләрне һәм аларга ияргәннәрне югары-югары дәрәҗәләргә күтәрә.
Өченчедән, сынауның зурлыгы кешенең иманына бәйле. Иманы көчлрәк кешене Аллаһ авыррак сынауга дучар итә. Иманы көчсезрәк кешенең үз өлешенә төшкән сынаулары да җиңелрәк. Аллаһ Тәгалә, кешенең холык-фигылен дә игътибарга алып, тизрәк акылга килергә этәргеч булырдай сынаулар җибәрә. Берәүләрне чир белән сыный, икенчеләрне – байлыкның югалуы белән, бүтәннәрне – якыннарның үлеме белән... Белемебез чикле булгач, Аллаһның бездән нәрсә көткәнен тиз генә аңлап та булмый шул. Моны аңлар өчен кайчак тоташ гомер дә җитми кала. Аллаһның тәкъдире еш кына бездә ризасызлык уята, ә бит без теләгән нәрсәләрнең ахырда безнең өчен зыян булуы, без теләмәгән нәрсәләрнең киресенчә безгә файда китерүе ихтимал. Коръәндә әйтелгәнчә, «Аллаһ белә, ә сез белмисез» (2:216).
Кыямәт көнендә генә, гамәл дәфтәрләре ачып салынгач, кешеләр Раббының һәр карары мәрхәмәт белән сугарылганын аңлаячак. Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә иң зур мәрхәмәтен иман китергән һәм Аның ярлыкавына, Оҗмахка омтылган кешеләргә күрсәтә. Аларның кайсыберләренә Ул авырулар һәм югалтулар җибәрә, чөнки аларның кыенлыклар алдында нык торуын, ләкин яхшы тормышны күтәрә алмасын белә. Икенчеләренә исә Аллаһ көч һәм байлык бирә, чөнки шундый хәлдә аларның яхшырак шөкер итүен, ә ярлы тормышны күтәрә алмасын белә.
Сынауларның тагы да бер максаты – кешене итагатьлеккә юнәлтү. Аллаһның сүзләренә колак салыйк әле: «Бәлки, туры юлга кайтырлар, дип, Без аларны яхшылыклар һәм явызлыклар белән сынадык» (7:168).
Шулай итеп, бу фани дөньяда сынаулардан качып котылу мөмкин түгел. Байлык һәм хакимлектән баш тартырга була, ләкин ул чакта фәкыйрьлек синең өчен сынау булачак. Фәкыйрьлектән чыксаң, байлык синең өчен сынауга әйләнәчәк. Гаилә, балалар, туганнар да – өлешебезгә төшкән сынауларның бер өлеше. Сынаулардан качып, Аллаһның нигьмәтләреннән баш тартырга димәгән, әлбәттә. Аларны лаеклы үтәр өчен тырышырга, Аллаһтан ныклык сорап, дога кылып торырга кирәк.
Ә сынауларга ничек әзер булырга? Пәйгамбәребез (с. г. в.) Аллаһтан ярлыкау һәм иминлек сорап торырга кушкан. Шулай ук, фәкыйрьлек һәм байлык фетнәләреннән, төрле авырулардан Аллаһка сыенерга өйрәткән. Догалар белән бергә ул сынауларга әзер булырга өйрәткән – иманны ныгытырга, үзеңдә яхшы сыйфатларны үстерергә, файдалы гыйлем алырга һәм күбрәк изге эшләр кылырга. Чынлып та, сынаулар килгән сәгатьтә тәүбә ителмәгән гөнаһлардан башка бернәрсә дә кешенең инанычларын какшатмый. Ә көчле иман һәм дөрес гыйлем исә авырлык килгәндә нык булырга ярдәм итә. Сәхабәләребез һәм салих сәләфләребезнең кыенлыклар каршысында төшенкелеккә бирелми: «Аллаһ һәм Аның рәсүле безгә вәгъдә иткән нәрсә бу. Аллаһ һәм Аның рәсүле дөрес сөйләгән икән!» – дип әйтүләренә аптырыйсы түгел (33:22). Сынаулар аларның иманын тагын да арттырган һәм аларны Раббыга карата тагын да итагатьлерәк иткән.
Йә Аллаһ! Без синнән ярлыкау һәм иминлек сорыйбыз. Сиңа көчсезлектән һәм хурлыктан, фәкыйрьлек һәм байлык фетнәләреннән, һәртөрле авырулардан сыенабыз. Әмин!
“Безнең Вакыт” гәзитеннән.
Фото: https://pixabay.com/ru/мечеть-абу-даби.