Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 гыйнвар 2019, 11:16

АЛЛАҺНЫ ЗИКЕР ИТҮ

«Сүбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһү әкбәр», «Сүбхәналлаһи вә бихәмдиһ, сүбхәналлаһил-газыйм» дигән зикер сүзләрен кабатлап, «Әстәгъфируллаһ» дип истигъфар кылып, өйгә кергәндә, өйдән чыкканда, иртән һәм кичен һәм башка очракларда әйтелә торган махсус догаларны әйтеп йөрүнең һич кыенлыгы юк. Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк. Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берничәсен карап үтик.

«Сүбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһү әкбәр», «Сүбхәналлаһи вә бихәмдиһ, сүбхәналлаһил-газыйм» дигән зикер сүзләрен кабатлап, «Әстәгъфируллаһ» дип истигъфар кылып, өйгә кергәндә, өйдән чыкканда, иртән һәм кичен һәм башка очракларда әйтелә торган махсус догаларны әйтеп йөрүнең һич кыенлыгы юк. Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк.
Аллаһны еш искә алу – Аны яратуның билгесе
Хәбәр ителүенчә, бер кеше Аллаһ рәсүленнән (с. г. в.):
– Намаз укучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә? – дип сораган.
– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне, – дигән Аллаһ рәсүле (с. г. в.).
– Ә ураза тотучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә?
– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне.
Шуннан бу кеше зәкать, хаҗ һәм сәдака турында сораган. Аларның һәрберсенә Аллаһ рәсүле (с. г. в.):
– Аллаһ Тәгаләне иң күп зикер иткәне, – дип җавап биргән.
Моны ишетеп торган Әбү Бәкер Гомәргә (Аллаһ алардан риза булсын):
– И Әбү Хәфс, Аллаһны зикер итүчеләр бөтен әҗер-савапка ия була икән, – дигән.
– Әлбәттә! – дигән Аллаһ рәсүле (с. г. в.) (Әхмәт һәм әт-Табарани; сахих хәдис).
Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берничәсен карап үтик.
1. Аллаһны зикер итү – йөрәкнең яшәү чыганагы.
Зикерсез йөрәк – үле йөрәк. Пәйгамбәребез (с. г. в.) Аллаһны зикер иткән кешене – тере кеше белән, Аллаһ зикер ителгән өйләрне тере кешеләр яшәгән өйләр белән чагыштырган. Ә Аллаһны зикер итмәгән кешене исә – мәет белән, Аллаһ зикер ителмәгән өйләрне мәетләр йорты белән чагыштырган. Шуңа да Пәйгамбәр (с. г. в.): «Йортларыгызны каберләргә әйләндермәгез!» – дигән. Ягъни: йортларыгызда Аллаһны зикер итегез, намаз кылыгыз, Аллаһ Сүзе Коръәнне укыгыз. Димәк, Коръән укылмаган, намаз кылынмаган, зикер әйтелмәгән йортлар каберләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Җырдан башка бернәрсә дә яңгырамаган, гайбәт, буш сүз сөйләнгән йортлар турында, димәк, әйтеп торасы да түгел. Андый йортларны бәрәкәт фәрештәләре урап үтә һәм аларны шайтаннар, җеннәр төяк итә. Андый җирләрдән бәрәкәт, кот китә.
Шәехел-Ислам ибн Тәймия зикер хакында: «Аллаһны зикер итү йөрәккә балыкка су кирәк булган кебек кирәк», – дигән.
2. Аллаһны зикер итү шайтаннарны куа.
Бер хәдистә риваять ителүенчә, Аллаһ Тәгалә Яхъя пәйгамбәргә (галәйһис-сәләм) һәм Исраил халкына биш нәрсәне әмер иткән: тәүхид буенча яшәү, намаз кылу, ураза тоту, сәдака бирү һәм Аллаһны зикер итү. Зикер итү турында Яхъя пәйгамбәр болай дигән: «Аллаһ сезгә Үзен еш зикер итәргә боерды, чөнки зикер – дошманнарыннан яшеренгән кешене саклаган биек кальга кебек. Ә мөэминнең шайтаннан иң яхшы саклаулы вакыты – Аллаһны зикер иткән вакыт!» (Әхмәт; сахих хәдис).
Шайтан Аллаһны зикер итүне күтәрә алмый, зикер ителгән урыннардан качу ягын карый. Әгәр дә инде кеше зикергә ваемсыз караса, шайтаннар аңа бер-бер артлы килә дә килә, аны төрле начар эшләргә этәрә. «Кем әр-Рахмәннең зикереннән (Коръәннән) йөз чөерә, шуңа Без аның юлдашы булып китәчәк шайтанны беркетеп куярбыз», – диелә Коръәндә («Бизәгечләр» сүрәсе, 43:36).
Менә шуңа да Аллаһны өйгә керер алдыннан, ашар алдыннан һәм башка очракларда зикер итеп, шайтанның сиңа илткән юлларын ябу мөһим.
3. Аллаһны зикер итү йөрәкне тынычландыра.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Аллаһны зикер итү белән генә йөрәкләр тынычлана», – ди («Күк күкрәү» сүрәсе, 13:28).
Аллаһны еш зикер итүчеләр – җан тынычлыгына ия кешеләр. Теләсә нинди хәлдә – байлыкта да, мохтаҗлыкта да, авырганда да, сәламәт булганда да, алар үзләрен тыныч тота. Аларның кайгырып, боегып яки төшенкелеккә бирелеп йөргәнен күрмәссең. Андыйлар турында Пәйгамбәребез (с. г. в.) менә нәрсә дигән: «Мөэминнең хәле гаҗәп! Чынлап та, аның хәлендәге бөтен нәрсә – аның өчен файда, мөэминнән тыш беркемгә дә бирелмәгән ул. Аны нидер куандырса, Аллаһка шөкер итә, һәм бу – аның өчен файда. Аңа кайгы төшсә, сабырлык күрсәтә, бу да аның өчен файда» (Мөслим).
4. Аллаһны зикер итү каты бәгырьлелекне бетерә.
Каты бәгырьлелек исә гөнаһлар һәм Аллаһның әмерләренә игътибарсызлык аркасында барлыкка килә. Зикердән башка йөрәкне, күңелне чистарта алырлык бүтән нәрсә юктыр.
«Белегез: Аллаһ җирне аның үлеменнән соң терелтә. Без сезгә аятьләрне аңлаттык. Бәлки, сез акылга килерсез», – ди Аллаһ Тәгалә Коръәндә («Тимер» сүрәсе, 57:17). Коры җирне яңгыр яудырып терелткән кебек, Аллаһ Тәгалә каткан йөрәкләрне дә Коръән аятьләре һәм зикер аша йомшарта, терелтә. Хәсән әл-Басрига бер кеше килгән дә: «И Әбү Сәгыйть! Үземнең каты бәгырьлегемне нишләтергә икән?» – дип зарланган. Хәсән әл-Басри аңа: «Йөрәгеңне Аллаһны зикер итү ярдәмендә эрет», – дигән.
5. Аллаһны зикер итү ярдәмендә кеше олы уңышка ирешә һәм югары дәрәҗәләргә күтәрелә.
Аллаһ Тәгалә Аны искә алган кешене искә ала, Аны оныткан кешене калдыра. Олы уңыш нәкъ шуннан гыйбарәт. «Мине зикер итегез, һәм Мин дә сезне истә тотармын», – ди Аллаһ Коръәндә («Сыер» сүрәсе, 2:152).
Пәйгамбәребездән (с. г. в.) шундый хәдис риваять ителә: «Аллаһ Тәгалә: “Мине күңелендә зикер иткән кешене Мин дә эчтән зикер итәрмен, ә Мине башкалар алдында зикер иткәнне Мин алардан да яхшыраклар (фәрештәләр) алдында зикер итәрмен”, – ди» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Аллаһның сине фәрештәләр алдында искә алудан да олырак дәрәҗә булуы мөмкинме? Син Аллаһны Аңа мохтаҗ булганга гына искә аласың, ә Ул сине сиңа мохтаҗ булмаса да искә ала.
6. Аллаһны зикер итү телне начар сүзләрдән саклый.
Телне безгә Аллаһ сөйләр өчен биргән. Гадәттә, тел яхшы сүз сөйләү белән мәшгуль булмаса, начар һәм гөнаһлы нәрсәләр турында сөйли башлый. Аллаһны зикер итүдән бушамаган кешенең исә юк-бар сүзләр өчен вакыты калмый.
7. Аллаһны зикер итү Аңа карата сөюнең зурлыгына ишарә.
Гыйлем ияләреннән шундый сүзләр риваять ителә: «Әгәр син берәр нәрсәне яратсаң, аның хакында еш искә ала башлыйсың. Димәк, Аллаһны зикер итү дә Аны яратуның билгесе булып тора».
("Безнең вакыт" гәзитеннән)
Читайте нас: