Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 декабрь 2018, 14:18

"ИХЛАС"ТАН -- ДИНИ КАЛЕНДАРЬ

Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете мөселман кардәшләребезгә яңа ел алдыннан матур бүләк әзерләде. Төркиянең "Ихлас" вакуфы ярдәме белән басылган дини тәкъвимне, ягъни календарьны нәшер итте.

"ИХЛАС"ТАН – ДИНИ КАЛЕНДАРЬ
Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете мөселман кардәшләребезгә яңа ел алдыннан матур бүләк әзерләде. Төркиянең "Ихлас" вакыфы ярдәме белән басылган дини тәкъвимне, ягъни календарьны нәшер итте. Аны әзерләүче төркемнең җитәкчесе – "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Мостафа, төзүче-авторлар, мөхәррирләр – Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева, Рәмис Мөхәммәтнур улы Гыйззәтдин, сәркатибе – Розалия Мосавир кызы Дәүләткулова. Кереш сүздә әйтелүенчә, төбәгебездә әлегәчә мондый басма чыгарылганы юк иде. Календарьдагы намаз вакытлары Төркия диния нәзарәте каршындагы махсус оешма тарафыннан әзерләнгән. Басмада Коръән аятьләре, хәдисләр, дини эчтәлектәге мәкаләләр һәм башка язмалар туплап бирелгән.
Читайте нас: