Барлык яңалыклар
Иман нуры
30 ноябрь 2018, 16:48

ИМАН НУРЫ

Шайтаннарның хөсетлегеннән саклану өчен дога

ИМАН НУРЫ
Шайтаннарның хөсетлегеннән саклану өчен дога
«Ул бар кылган, булдырган һәм юктан бар иткән нәрсәләрнең явызлыгыннан, күктән төшкән һәм аңа күтәрелгән нәрсәләрнең явызлыгыннан, Ул җирдә бар кылган һәм аның эченнән чыга торган нәрсәләрнең явызлыгыннан, төн һәм көн фетнәләренең явызлыгыннан, и Мәрхәмәтле, яхшылык алып килгәненнән тыш, һәрнәрсәнең явызлыгыннан Аллаһның салих та, бозык кеше дә каршы тора алмаган камил сүзләренә сыенам (Әхмәтнең хәдисләр җыентыгыннан).
Гарәпчәдән транскрипция: «Әғү́ҙү бикәлимә́тил-лә́һит-тә́ммә́ти әлләти́ лә́ йүджә́үизүһүннә бәррун үә лә́ фә́джирун мин шәрри мә́ халәҡа үә бараъә үә ҙәраъә, үә мин шәрри мә́ йәнзилү минәс-сәмә́ьи үә мин шәрри мә́ йәғруджү фи́һә́, үә мин шәрри мә́ ҙәраъа филь-ардыи үә мин шәрри мә́ йәхруджү минһә, үә мин шәрри фитәнил-ләйли үән-нәһа́ри, үә мин шәрри күлли та́риҡин иллә́ та́риҡан ятруҡу бихайрин, йә́ Рахмә́н!».
"Безнең Вакыт" гәзитеннән.
Читайте нас: