Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
20 апрель 2023, 19:18

Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!

26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула. Шул уңайдан бүген, 20 апрельдә, Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә “Без – Тукайлы халык”  дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аның Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ тарафыннан игълан ителгән “Милли костюм көне” белән тәңгәл килүе бәйрәмгә аерым бер ямь һәм әһәмият өстәде.

Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!

Хәер, мәктәптәге һәр якшәмбе көнне – “Тукай көне” дип атасак та хата булмас. Мондагы һәр дәрес, һәр чара бөек Тукаебыз шәхесе һәм иҗаты белән бәйләп үткәрелә. Мәсәлән, “Фольклор” дәресендә бу юлларның авторы кечкенәләр белән әдипнең “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләре буенча сәфәргә чыга. Халык иҗаты түгәрәге җитәкчесе Гөлназ АБДУЛЛИНА балалар белән бергәләп Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, педагог Эльвина АРСЛАНОВА яшүсмерләрне шушы әсәрләр буенча матур-матур курчаклар ясарга өйрәтә. Популяр тальянчы һәм җырчы Айдар ЮНЫСОВ “Музыка” дәресендә үзенең кул астында шөгыльләнүчеләр белән Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнә, аларны төрле музыка коралларында яңгырата. Бу эшләр һәммәсе дә Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Дилбәр БАЙГУҖИНА җитәкчелегендә башкарыла.

Бүген мәктәпнең Тантаналар залында үткәрелгән “Без – Тукайлы халык” дип аталган зур әдәби-музыкаль кичә шушы ел буена барган эшчәнлекнең логик йомгагы булып торды. Мәктәптә эшләп килеп, инде күпсанлы халыкара һәм бөтенрусия конкурсларында җиңүгә ирешкән “Ләйсән” бию ансамле (җитәкчесе – Рәзидә НИЗАМЕТДИНОВА) башкарган милли биюләр үзләренең профессиональ югарылыгы белән таң калдырды.  Фольклор төркеме бөек Тукаебызның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен сәхнәләштерде. Сәхнәдән Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, татар халкының дәртле биюләре тынмады. Татар якшәмбе мәктәбен моннан ике ел элек тәмамлаган Ринат УСМАНОВның гармун моңнары һәммәбезне дә әсир итте.

Чараны төшерү өчен “Татарстан – Яңа гасыр” телерадикомпаниясе хезмәткәрләре Гөлшат САФИНА һәм Рүзил ИМАМОВ та килгән иде. Алар мәктәге уку-укыту процессы белән таныштылар, балалар һәм укытучылар белән җылы әңгәмә кордылар. Тиздән әлеге чараны “ТНВ” телеканалының “Татарлар” тапшыруында да күрергә тиешбез.

“Без – Тукайлы халык”  кичәсе традицион рәвештә халкыбызның милли гимны – “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Әйткәндәй, тиздән Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә тагын бер милли бәйрәмебез – Сабан туен үткәрү күздә тотыла. Ул ачык һавада – мәктәпнең спорт мәйданчыгында узар дип өмет ителә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Милли кием көнендә – Тукай бәйрәме!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: