Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
17 март 2023, 13:37

Икенче тур башланды!

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының “Укытучы-мастер” этабына үткән бәйгечеләр бүген жюри алдында методик эшләнмәләрен сынады.

Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсының “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры башланды. Беренче сынау Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында узды. Лилия ВӘЛИЕВА (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе); Эльза ЗАКИРҖАНОВА (Караидел районы, Яугилде мәктәбе); Зөлфия МАНСУРОВА (Бүздәк районы, Каран мәктәбе); Айгөл МАХИЯНОВА (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин ис. 1 нче мәктәбе); Дамира ХӨСНЕТДИНОВА (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе); Алия ШӘФЫЙКОВА (Нефтекама шәһәренең 2 нче мәктәбе); Зөлфия ЯКУПОВА (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов ис. 1 нче урта мәктәбе) жюри алдында үзләре башкарган мәгариф проекты буенча осталык дәресе (мастер-класс) күрсәтте. Бәйгечеләрнең һәммәсе дә үзләренең һөнәри әзерлекле булуын, конкурста очраклы рәвештә генә катнашмавын исбатлады.

“Укытучы-мастер” туры быел ике этаптан тора. Бүгенге сынауга өстәп, 20 мартта, дүшәмбе көнне, бәйгечеләр Уфаның 84 нче Татар гимназиясенең төрле сыйныф укучылары белән үткәргән тәрбия сәгатьләрен жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

22 мартта узарга тиешле “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеле булачак. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 мартта үтәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Икенче тур башланды!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: